Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының үз гимны бар

Муниципаль район Советы депутатлары районның рәсми символын – гимнын билгеләү һәм аның турында Нигезләмәне раслап карар кабул иттеләр.

Советның кырык өченче утырышында расланган Нигезләмә буенча хәзер район гимны муниципаль берәмлек территориясендә рәсми чаралар, дәүләт һәм муниципаль бәйрәмнәр, вакытында Совет утырышлары ачылганда һәм ябылганда уйнатылачак.

Чираттагы әлеге утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов башкарма комитетның 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында отчет бирде, 2024 елга бурычлар хакында да сөйләде. Отчет игътибарга алынды, аның буенча карар чыгарылды.

Район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта муниципаль районның 2023 ел бюджеты үтәлеше турында да карар чыгарылды. Бюджетның керемнәре 1 миллиард 110 миллион 24 мең сум, ә чыгымнары чүт кенә күбрәк, 1 миллиард 135 миллион 64 мең сум күләмендә расланды.

Депутатлар 2024 елда районда балалар һәм яшүсмерләр ялын, савыктыруны һәм мәшгульлекне оештыру хакындагы мәсьәләне дә карадылар.

Бу җәйдә генә дә 13 мәктәп яны лагеры эшләячәк, “Кояшлы” лагерында дүрт сменада 195 бала ял итәчәк. Лагерьлар ял сезонына әзер диярлек.

Утырышта Советның балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссия составына, 2021 елның 18 августындагы 60 нчы карарына үзгәрешләр керттеләр.

Советның регламенты турындагы 2019 елның 5 июнендә кабул ителгән 224 нче карары да үзгәреш кичерде, районда муниципаль хезмәт турындагы 2021 елның 18 ноябрендәге 76 нчы карарын да, үзгәртеп, башка карар чыгардылар.

Районның 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджеты турында 2023 елның 12 декабрендәге 214 нче карарына да үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев