Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында яңа кибет ачылды

Әлеге сәүдә ноктасын “Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзү һәм җиһазландыру” республика программасы буенча төзеделәр. Ул районда әлеге программа ярдәмендә өлгертелгән бишенче кибет.

- Республика Рәисенә бик зур рәхмәт. Мондый программаның булуы бик яхшы. Урманасты Үтәмештә кибет кирәк иде, - диде район башлыгы Рамил Айбатов, яңа бинаны ачу тантанасында. -Төзүчеләргә дә рәхмәт яусын, кибет бик матур, якты, җылы, товар ассортименты бай.

Тантанада Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе оешмасы берләшмәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрдәнов та катнашты.

Бу чарада кибет төзелешендә катнашкан кайбер уңганнарга бүләкләр дә тапшырдылар.

- Вак-төяк өчен дә әллә кая бара алмыйбыз, ә хәзер кибет янәшәдә генә. Әлегә болай гына эчкә уздым, киштәләр товар белән шыгрым тулы. Хәзер янә керәм, аласы, кирәк әйберләр байтак, - ди туган авылларына берничә ел элек шәһәрдән күчеп кайткан Фәүзия Миннебаева.

Дөрестән дә, киштәләрдә дистәләгән төрдә ит һәм камыр ризыклары, җиләк-җимеш, эчемлекләр кайтарып урнаштырганнар. Алар свежий, матур итеп төрелгән. Кайберәүләрен суыткычларга куйганнар. Бер кырыйда көнкүрештә кирәк әйберләр урын алган.

Сатучы, авыл килене Гөлсирин Хәкимовага эш кызу булды бүген. Алай да барына да кирәк товарны сатып өлгерде.

Ә кибет, чыннан да, шәп, аның стеналары затлы кирпечтән күтәрелгән, затлы калай белән ябылган. Монда бар да өр-яңа. Су, электр, газ кергән, канализация ясалган, тирә-юньне төзекләндергәннәр.

Район кулланучылар җәмгыяте карамагындагы кибетнең гомере озын булсын, киштәләр тулып торсын.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев