Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешән районының социаль хезмәткәрләре 2023 елга бурычлар билгеләделәр

Районның социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, «Изге йөрәк» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективлары 2022 елда башкарылган эшләренә йомгак ясап, 2023 елга бурычлар билгеләделәр.

- Социаль хезмәткәрләр - ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче, күпкырлы, зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче һөнәр ияләре. Сез тиеш өчен түгел, күңелегез кушуы буенча эшлисез. Барыгызга да олы рәхмәт  җиткерәм, - диде район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина узган елда башкарылган эшләр турында чыгышында. - Тормыш авырлыкларына дучар булып, ишегебезне шакыган һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз. 

 Узган елны социаль яклау бүлеге тарафыннан 5700 кешегә 41 миллион 494 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелгән.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, 25 яшькә кадәрге авыл хатын-кызларына беренче балалары туганда бер тапкыр 50 мең сум акча түләнә. 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче бала туганнан соң100 мең сум акча бирү  каралган.

"Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлеге чикле гражданнарга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә актив эшли. Өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең 39 социаль хезмәткәре ялгыз яшәүче 268 кешегә ярдәм итеп тора. 

-Районда “Демография” милли проекты кысаларында байтак эшләр башкарыла, - диде үзәк директоры Фирдәүс Морадыймова. - Әлеге проект нигезендә «Өлкән буын» юнәлеше буенча узган елны районда 65 яшьтән өлкәнрәк 1477 кеше диспансерлаштыру үтте. Аларга медицина оешмаларына бару өчен транспорт та бирдек.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова сүзе буенча, 2022 елда үзәккә  633 кеше мөрәҗәгать иткән.  Эш эзләүчеләр буларак исәпкә алынган 266 якташыбызның 229 се эшкә урнаштырылган, шул исәптән 100 сы әлеге үзәк юлламасы буенча.

-Соңгы елларда без якташларыбызга яңа һөнәр үзләштерү өчен мөмкинлек булдырабыз, - диде үзәк директоры. – Әйтик, 2022нче елны 43 кеше яңа һөнәрле булды, шуларның 24 се “Демография” проекты нигезендә.

Үзәк үзмәшгульләргә дә ярдәм итә. Былтыр ике кеше үз эшләрен ачып җибәрү өчен 145әр мең сум күләмендә акча алганнар.

-Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында бүген 61 кеше гомер итә, шуларның 55 се инвалидлар. 10 кеше урын өстендә ята, 13се - аз хәрәкәтле, 17 се – коляскаларда хәрәкәт итә, - дип билгеләп үтте әлеге учреждение директоры Илшат Закиров. – Без ел саен Хезмәт, мәшульлек һәм социаль яклау министрлыгының капиталь һәм агымдагы ремонт программаларында катнашабыз. Узган елны 3 миллион сумга бинаның түбәсен яңарттык. Быел стеналарны җылытып, керамогранит белән тышларга планлаштырабыз. Төзүчеләр якын көннәрдә эшкә дә керешәчәкләр.

Җыелышта шулай ук инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова,  РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы вазифаларын башкаручы Ирина Разукова да узган елда башкарылган эшләре буенча  хисап тоттылар.

Бу көнне тармакның тырыш хезмәткәрләрен дә билгеләп үттеләр –уңган, җаваплы, тәҗрибәле якташларыбызга, социаль хезмәткәрләр: Наталья Ларионовага, Роза Закировага, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты шәфкать туташы Гөлчирә Хөснетдиновага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Йомгаклау җыелышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалтдинов катнашты.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев