Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының киләсе ел бюджеты быелгыдан 108 миллион сумга күбәергә тиеш

Чирмешән район Советы депутатлары киләсе елларга бюджет керемнәрен һәм чыгымнарын фаразладылар.

Әлегә бюджет проекты фаразлар буенча гына расланды, аның буенча 2023 елның 30 ноябрендә ачык тыңлаулар үткәреләчәк.

2024 елга муниципаль район бюджеты керемнәренең гомуми күләме быелгыдан 108 миллионга, 11 процентка күбрәк суммада – 1 миллиард 30 миллион 721 мең сум күләмендә фаразлана, план чорына, 2025, 2026 елларга да казнага шул чама акча керергә тиеш. Чыгымнар да шуңа тәңгәл килә, бюджет дефицитсыз.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин докладын тыңлагач, контроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллинның һәм район Советының икътисади сәясәт, бюджет буенча даими комиссия рәисе, райпо рәисе, депутат Әбүзәр Мортазинның чыгышларыннан соң, район Советының утыз сигезенче утырышында тикшерелгән әлеге мәсьәлә уңаеннан карар чыгарылды.

Утырышта муниципаль районны 2023 елда социаль-икътисади үстерү фаразы һәм 2024-2026 елларга фараз турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Кузнецова мәгълүмат җиткерде һәм ул игътибарга алынды.

Депутатлар районның “Ульяновка авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм биналар салу” кагыйдәләрен расладылар. Муниципаль район Советының 2017 елның 13 декабрендә кабул ителгән, муниципаль милеккә кагылышлы, район карамагындагы, өченче затлар хокукыннан азат милекне кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирү өчен каралган исемлекне раслау турында 130 нчы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү уңаеннан да карар чыгарылды.

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта район Советының 2023 елга һәм 2024, һәм 2025 еллар чорына район бюджеты турында 2022 елның 9 декабрендә кабул ителгән 148 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Милектән файдалану белән бәйле чыгымнарны каплау, дәүләт оешмаларыннан кире кайтарылмый торган һәм бюджет учреждениеләренең бюджетка муниципаль районнар бюджет керемнәренең узган еллардан калган субсидияләрне кайтару исәбенә бюджетның керем өлеше 10 миллион 142 мең сумга, ә чыгымнар 11 миллион 236 мең сумга артты. Чыгымнар бюджет оешмаларының ел башына калган акчалары, өстәмә керемнәр һәм район бюджетына кайтарылган керемнәр хисабына капланачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев