Чирмешән районының Иске Кади авылы тарихы турында икенче китап чыкты
Дүрт елга якын сузылган эш төгәлләнде – районыбызның тагын бер авылы – Иске Кади турында яңа зур хезмәт дөнья күрде.
Аның авторы, авыл килене Фәния Хәмидуллина, иренең һәм өч баласының туган авылы турында китап язып, Иск Кадида зур бәйрәм – әлеге басманы тәкъдир итү кичәсе оештырды.
Фәния апа үзе Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туып үскән. Ләкин күпчелек гомере, 44 елы, Чирмешән районы белән бәйле, шуның 14 елы Иске Кадида узган.
Иске Кади авылы турында 2011 елда бер китап басылган иде инде, әмма анда кайбер кешеләр турында истәлекләр, хатирәләр, фактлар җитеп бетмәгән, кайберәүләр турында, гомумән, мәгълүмат юк икән.
Авыл тарихы турында яңа китап язу идеясе Фәния Баязит кызының тормыш иптәше, элеккеге Тукай исемендәге колхозының рәисе, Чирмешән районы башлыгы Нурхаммәт Хәмидуллинныкы булып чыкты. Кызганыч, ун ел элек, 2014 елның сентябрендә ул арабыздан мәңгегә китте. Хатыны Фәния апа иренең хыялын тормышка ашыра һәм Нурхаммәт абыйның якты истәлегенә багышлап дисәк тә була, иренең туган авылында китапны тәкъдим итү кичәсе уздыра. Сүз уңаннан, Нурхамәт абыйга быел 70 яшь тулган булыр иде. Кичәдә элеккеге җитәкчеләрен - Нурхамәт Нурулла улын бик күп кеше җылы сүзләр белән искә алдылар, аның авылның һәм районның үсешенә керткән бик күп эшләре турында горурланып сөйләделәр.
...Иң әүвәл, Фәния апа үзенә 27 кешедән команда туплый һәм берәүләр авыл халкының нәсел тарихларын барлый башлый, башкалар район газетасы төпләнмәләре белән эшли, тагын кемдер архивларда “казына”. Биш елга якын тупланган материаллардан 560 битле, 300 дән күбрәк фотосүрәт белән бик матур, күңелгә ятышлы калын китап басылган. Анда 511 гаилә язмышы урын алган. Китапта Иске Кади, Тукай һәм Якты Тау авыллары халкы турында язылган. Хезмәтнең исеме дә бик матур, уйландыра торган: “Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?”.
- Китапка шулай ук Иске Кадида төрле елларда эшләп киткән, авылыбызның үсешенә өлеш керткән җитәкчеләр турында да мәгълүмат бар, - диде Фәния Баязит кызы. - Әлеге китап буенча һәр нәсел үз шәҗәрәсен дә төзи алачак. Авылыбыздан чыккан шагыйрьләребезнең шигырьләре дә урын алды. Форсаттан файдаланып, китапның редакторларына, Әлфия Шәүкәт кызы Йосыповага, кызым Гөлназ Фәхретдиновага рәхмәтемне әйтәсем килә. Китап авыл халкы ярдәме белән басылды, ләкин Әлмәттән Фәһим Әхмәтҗанов, Гөлсинә Гыйрфанова, Чирмешәннән Рамил Ибрагимов, Яр Чаллыдан Булат Нуретдинов бу эшкә аеруча зур өлеш керттеләр. Аларга да бик зур рәхмәт.
Китапны тәкъдим итү чарасында сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдиновка да бирделәр. Ул район җитәкчесе Рамил Айбатов исеменнән искекадилыларны шундый истәлекле вакыйга белән котлап, китап авторына Рәхмәт хаты тапшырды.
Китап әүвәл 422 данә тираж белән басылган, аны бик тиз алып бетергәннәр. Сораучылар күп булгач, тагын берничә дистәгә заказ бирелгән.
Кичәне бик оста итеп алып барган Резеда Локманова тамашачыларны авыл тарихы белән дә таныштырып узды.
Иске Кади авылы хәзерге Чирмешән районына кергән авыллар арасында иң борынгыларның берсе. Авылга 1701 нче елда нигез салынган, диләр. Шул елның 11 февралендә Мәскәүдәге Казан сарае приказыннан Кади Бикмәмәт улы Карачев һәм Көлмәмәт Юныс улы Азиков исемле йомышлы татарларга һәм аларның балаларына нәсел буенча тапшырыла торган вотчина хокукында, Кыргый җир дип аталган урыннардан җир бүлеп бирү турында грамота Казанга җибәрелә. Әлеге факт – документаль расланган. 1708 елда авыл тирә-яктагы башка авыллар белән беррәттән, башкортлар тарафыннан туздырыла, халкы таралыша. Ләкин соңрак кайберәүләр кире кайталар һәм 1745 елда авыл Кади – Утыз Имән исеме белән кабат теркәлә.
1906 нче елда авылда 415 гаиләдә 2156 кеше яшәгән, бүген Иске Кади авыл җирлегенә керүче дүрт авылдагы 390 хуҗалыкта 725 кеше исәпләнә.
-Фәния апа әлеге китабы белән Иске Кади авылында яшәүчеләргә һәйкәл куйды. Китапта авыл тарихы түгел, ә аерым гаиләләр, урамнар тарихы. Ул шуның белән кызыклы һәм үзенчәлекле. Кайсы нигездә кем яшәгән, аларның үткәне, бүгенгесе, әби-бабалары, һәрберсе турында кызыклы мәгълүмат бар, - диде үз чыгышында Әлфия Йосыпова. –Без Фәния апа белән авылдашлар. Беренче тапкыр бу китапны күргәч: “Фәния апа, баштан туган авылы иске Шәйморза турында язарга булган,” - дип уйладым. Әмма ул, чын татар хатыны буларак, менә шушы хезмәтен иренең авылы кешеләренә багышлады. Кызыклы, үзенчәлекле басма. Ә хәзер ул туган авылы турында материаллар туплый.
Китапны тәкъдим итү кичәсендә чыгыш ясаучылар бик күп булды, аның хезмәтен туганнары да, дуслары да, Иске Кади, Тукай, Якты Тау авылы халкы да лаеклы бәяләде.
Бу көнне үзенә бер күрә авылдашлар очрашуы да булды. Тамашачылар арасында читтән кайтучылар да шактый иде. Араларында башка авыллар вәкиләре дә күренде.
-Без, Румия апа Локманова белән икәү, Якты Тау авылы халкының тарихын җыйдык, - диде Якты Тау авылы китапханәчесе Әлфия Кәлимуллина. – Һәр гаиләнең тарихы аерым бер китап язарлык. Әллә нинди кызыклы фактлар ачыкладык, хәтта үзебезнең туганнар турында да без бик күп нәрсәне белмәгәнбез икән.
Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Иске Кадида да уңган, тырыш һәм талантлы кешеләр яши. Бәйрәм көнне дә алар үз осталыкларын сәхнәдә күрсәттеләр. Кичә озакка сузылды, халык таралырга ашыкмады. Аларны аңлап та була, мондый истәлекле вакыйга көн дә булмый.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бик зур рәхмәт һәммәгезгә дә.Зур бәйрәм ясап, мине зурлап, китабыбызны тәкъдир итү кичәсе ясарга мөмкинлек тудырган өчен авыл советы рәисенә,авыл халкына.Һәм әлеге чараны мәтбугатта матур итеп яктыртканнары өчен газета хезмәткәрләренә олы рәхмәтем һәм ихтирамым....
0
0