Чирмешән районының Иске Элмәле авылында мунча янган
Иртәнге якта чыккан ут казасын сүндерергә Ульяновкадан – бер, Чирмешәннән ике янгын сүндерү машинасы җибәрелгән. Алар килеп җиткәндә, мунчаның түбәсе яна торган була.
-Янгын иртәнге сәгать 10нарда сүндерелде. Ут мунча миче морҗасының төзек булмавы сәбәпле чыккан, - ди районның янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин. – Сүз уңаеннан, быел район территориясендә җиде торак йорт, алты мунча, 11 каралты-кура, бер автомобиль һәм бер кибет янды.
Янгын чыккан очракта, әлеге хәл турында кичекмәстән янгын сагына 01 яки 2-57-01 телефон номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.
Фәнил Гыйззәтуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев