Чирмешән районының ике авыл җирлегендә – яңа җитәкчеләр
Ивашкино һәм Шешминка авыл җирлекләрен яңа башлыклар җитәкли.
Ивашкино авыл җирлеге башлыгы итеп Федор Андреев сайланды. Федор Петрович 1971 елгы, Казан ветеринария институтын тәмамлаган, моңа кадәр нефтьчеләрдә хезмәт куйган. Гаиләле.
Шешминка авыл җирлеге җитәкчесе итеп Андрей Сидоров билгеләнде. Андрей Владимирович 1974 елда туган, юрист һөнәренә ия, район полиция бүлегендә һәм авыл хуҗалыгы тармагында инженер, тракторчы булып эшләгән. Гаиләле.
Район башлыгы Рамил Айбатов яңа җитәкчеләрне атналык эш планеркасында тәкъдим итте.
Светлана Иванова һәм Ирина Миронова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев