Чирмешән районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге яңа автомашинага ия
Республика районнарындагы физик культура һәм спорт бүлекләренә, шул исәптән безнең районныкына да, 45 яңа эш машиналары тапшырдылар.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт бүлекләренә автомобильләр тапшыру тантанасында район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева да катнашты һәм яңа Lada Granta автомобиленә ия булды.
-Бүлеккә машина бик кирәк иде. Хәзер спорт чараларына йөрергә транспортыбыз булды, - ди Ольга Николаевна.
Lada Granta автомобильләре ачкычлары Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә, физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт органы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан тапшырылды.
Ольга Галеева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев