Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында алма бакчасы – хәтер бакчасы булачак

Яңа Элмәледә 99 төп алмагач үсентесе утырттылар. Ботаклары як-якка үсми торган әлеге үсентеләр район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән алынган.

- Бүген бик изге эш башкарабыз – ак алмагачлар бакчасына нигез салабыз, - диде район башлыгы. –Ул күренекле якташыбыз, шагыйрь Порфирий Афанасьевның музей-йорты янәшәсендә генә. Киләчәктә биредә Афанасьев укулары да үткәрелер, бакчага районнан гына түгел, илебезнең төрле почмакларыннан да килерләр дип өметләнәбез.

Рамил Тәлгать улы, бүгенге чарада чыгыш ясаган башкалар да әйтүенчә, әлеге бакча Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугышчы-интернационалистлар, әле дә ил мәнфәгатьләрен яклап көрәшүче якташларыбыз хөрмәтенә ясала.

- Бу истәлекле бәйрәмдә катнашуыма шатмын, - ди махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек Сәгыйров. –Аллаһы теләсә, җиңү яулап, кабат туган якларга кайтырбыз. Әлегә мин чираттагы ялда. Хезмәтемнән зарланмыйм. Форсаттан файдаланып, безгә кирәк-ярак, азык-төлек белән даими булышучы райондашларга рәхмәт җиткерәм. Безгә бит мәктәп укучылары язып җибәрүче хатлар да көч өсти, сагынуларны басарга булыша. Без ул хатларны стенага элеп куябыз, кат-кат укыйбыз.

Алмагачлар утыртыр алдыннан урманчыларның инструктажын, киңәшләрен тыңладык. Үсентеләр төбенә әллә ничә чиләк су сибәргә, төпләренә җирне тыгызлап салырга, тамырларны яхшылап күмдерергә кирәк икән. Җил-давыл зыян салмасын өчен, янәшәдә таяклар каксаң яхшы. Шулай иттеләр дә.

Бүген район башлыгы Рамил Айбатов, башка кунаклар да кулларына көрәк, чиләк алды. Үсентеләргә исем-фамилияләрен дә язып элделәр. Әгәр вакытында тәрбия күрсәләр, бу алмагачлар берничә елдан уңыш та бирер. Алмагач көзен ансатрак тернәкләнә, мондагы кебек колонавид сортлысы ике метрдан биегрәк үсми икән.

- Элек Яңа Элмәледә минем бабам Рамазан Туманов бик зур бакча ясаткан, анда йөзләгән алмагач үскән. Бабай сугыштан соң кабат туган ягына кайта, кызганыч, ул чакта алма бакчасы булмый инде. Бабам, моңа үпкәләп, читкә китеп бара. Дөрестән дә бүген тарихи, уникаль вакыйга, хәтер көне. Бакчадагы үсентеләрнең барысы да тамыр җибәрер, уңыш бирер дип өметләнәбез. Бу чараның инициаторына – район башлыгына рәхмәт, - диде кунакларның берсе – “Созвездие”-“Йолдызлык” республика фестивален оештыручы, әлеге хәрәкәтнең генераль продюссеры, җәмәгать, театр эшлеклесе Дмитрий Туманов.

Яңа Элмәледәге бакчада генерал-майор Анатолий Молоствов утырткан агач та тамыр җибәрер. РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы яшьләр, булачак Ватан сакчылары белән дә аралашты.

Алмагачлар утыртучылар арасында “Бердәм Россия”нең район бүлеге, “Беренчеләр Хәрәкәте” Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре, волонтерлар да күп иде. Район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина да теләкләрен ирештерде.

Порфирий Афанасьев – безнең горурлыгыбыз

Алда язылганча, Яңа Элмәледә алмагач бакчасына якташыбыз, Чуваш Республикасының халык шагыйре, журналист, тәрҗемәче Порфирий Афанасьевның музей-йорты янында урын тапканнар. Биредә иркен, туфрагы уңдырышлы. Музей-йорт өлгергән дә диярлек. Бүген кунаклар монда да керделәр, Порфирий Васильевичка кагылышлы почмакларны, экспозицияләрне, фоторәсемнәрне карадылар. Экспонатлар: эш кораллары, киемнәр дә байтак җыелган. Алар күбәергә мөмкин, музейга Порфирий Афанасьев тагын байтак экспонат бирергә ышандырган. Кызганыч, Чабаксарда яшәүче 81 яшьлек якташыбыз соңгы елларда туган авылына кайта алмый, сәламәтлеге шәптән түгел икән. Кем белә, музее өлгергәч, бәлки туган нигезендәге музей-йортны үзе күреп китәр, ак бакчадагы алмалардан авыз итәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары, Гөлсирә Шәрифуллина видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев