Чирмешән районының балалар бакчалары игелек ярминкәсендә 63 мең сумлык товар саттылар
Әлеге чара барышында бакчалар хезмәткәрләре үзләре һәм әти-әниләр үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, кондитер ризыклары, көнкүрештә кирәк әйберләр тәкъдим иттеләр.
Сатудан кергән акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрергә килешенде.
“Кәрвансарай” янындагы мәйданчык иртән үк гөр килде. Сәүдә барышы белән муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов та танышты, байтак товар алып, аларны “Игелек өстәле”нә куйды. Әйе, ул һәм башкалар калдырган тәм-том, кирәк-ярак та монда тупланып, хәрбиләргә озатылачак.
Күтәмә балалар бакчасы “кибете”нең берәр литрлы 6 банкадагы баллы гөмбәләрен-опяталарны бик тиз алып бетергәннәр.
- Аларны Күтәмә урманында үзем җыйдым, - ди бакча мөдире Ольга Сайгушева. –Чистарттым, маринадладым. Гомумән, мин гөмбә җыярга бик яратам.
Иске Элмәленең “Солнышко” бакчасы чиләген 250 сумнан быелгы уңыш бәрәңгесен ансат урнаштырган. Туймәттән пешекче Диләрә Гыйматдинова пешергән җәймәләрнең дә әле генә соңгысын сатып җибәрделәр. Карачишмәлеләр чөгендер, суган, кәбестәләренә хуҗа тапканнар. Ульяновка, район үзәге бакчаларының да товарлары, нигездә, иртән үк сатылган.
Чирмешәндә яшәүче Мөслимә Гайнетдинова бүгенге ярминкәдән шат күңел белән китә.
- Кәҗә сөтеннән ясалган май алдым әле, күптән шуңа кызыга идем, - ди ул. – Андый ризык кибеттә юк бит.
Әлеге майны Лашманнан Анжелика Кашапова алып килгән.
- Кәҗәләребез дүртәү, - ди Анжелика. – Бу өстәлдәге май, сөт тә шуларныкы. Йорт куяны түшкәләре дә ярминкәгә махсус суелды. Бездә әле 80 тавык та бар. Эшсез тормыйбыз.
Кәҗә сөтенең бер литры 150 сум икән, башкаларда күпмедер, куян түшкәсе 500 сум.
Ульяновка бакчасының өстәле дә бай күренә. Салатлар, икра, кишер, кабак, бәрәңге дисеңме, барын да саталар, бәйләгән тапочкалар да кыйммәт түгел.
- Бавырсаклы, чәк-чәкле дә булдым. Безнең гаилә зур, андый ризыкларны еш алам, - ди Елена Әбделгалимова. – Яшермим, андыйларны үзем пешерә белмим.
Ярминкәгә килгән башкалар да бу чарадан канәгать булуларын әйттеләр. Сату итәргә дә өйрәнәбез, остарабыз. Әнә һәр коллектив үз продукциясен, үз товарын матур, җыйнак савытларга тутырган, зәвыклы итеп бизәгән. Кыстарга тәмле телләрен, матур сүзләрен кызганмадылар.
Районның мәдәният хезмәткәрләре игелек ярминкәсенә үзләренчә өлеш керттеләр – бәйрәмне моңлы җырлары белән бизәделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев