Чирмешән районының 2026 елгы бюджет акчаларының күп өлеше мәгариф тармагына тотылачак
Чирмешән районының 2026 елга берләштерелгән (консолидацияле) бюджеты 1 миллиард 434 миллион 919 мең сум күләмендә фаразлана. Район Советы депутатлары аның проектын әлегә беренче укылышта расладылар.
Район Советының бишенче чакырылышының 3 нче утырышында чыгыш ясаган район финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисовның “Чирмешән муниципаль районының 2026 елга һәм 2027-2028 планлы чорына бюджеты турында” докладыннан күренгәнчә, 2026 елга районның, республика дотацияләрен һәм субвенцияләрен исәпкә алып төзелгән, берләштерелгән (консолидацияле) бюджет акчаларының иң күп элеше – фаразланган 886 миллион 879 меңе, ягъни 61,8 проценты мәгариф тармагына юнәлдереләчәк.
Мәдәният тармагы өлеше – 204 миллион сумнан күбрәк – 14,2 процент, физик тәрбия һәм спортка 77 миллион – 5,4 процент, яшьләр сәясәтенә бюджет акчаларының 24 миллион 341 меңе – 1,7 проценты тотылыр дип фаразлана.
Район Советы депутатлары башка өлкәләргә тотылачак чыгымнар турында да тыңлап, фикер алышканнан соң, фаразланган бюджет проектын беренче укылышта расладылар.
Радик Харисов әйтүенчә, керемнәр белән чыгымнар тәңгәл, ягъни бюджет дефицитсыз.
Консолидацияле район бюджеты, халык тыңлауларыннан соң, район Советы депутатларының чираттагы утырышында кабул ителәчәк.
Район Советы утырышында депутатларга “Районның 2025 елда социаль-икътисад үсеш прогнозының үтәлеше һәм 2026-2028 елларга фаразы” хакында да мәгълүмат ирештерелде. Бу хакта район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Ирина Исмендеева чыгыш ясады.
Утырыштагы өченче мәсьәлә – район территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләнү өчен кандидатура тәкъдим итү. Жыенны алып барган район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов әлеге уңайдан сайлау комиссияләре эшчәнлегендә зур тәҗрибәсе булган Рамил Исмәгыйль улы Әхмәдуллин кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар әлеге тәкъдим белән килештеләр.
Утырышта Советның муниципаль милкенә кагылышлы карарларга кайбер үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев