Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык

Райондагы 34 сайлау участогы да 15 март иртәсендә үк ачылды. Россия Президентын сайлауда исемлеккә кертелгән 13 мең 359 кеше катнашуы көтелә.

-Комиссияләрдә тәҗрибәле, җаваплы кешеләр. Участоклар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

Мәгълүм булганча, сайлаулар 15, 16, 17 март көннәрендә үтәчәк. Россия Президенты постына дүрт кандидат дәгъва кыла. Бюллетеньдә аларның берсе өчен генә тавыш бирергә кирәк. Сайлау участокларына иртәнге 8дән 20.00 сәгатькә кадәр шәхесне раслаучы документ белән килергә.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев