Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы ике җирлектә депутатлар сайлыйлар

Бүген Иске Котышта һәм Күтәмәдә муниципаль сайлаулар уза.

Әлеге ике җирлектә дә ике округ буенча җирлек Советына депутатлар сайланачак. Икесендә дә депутат мандатына ике кандидат дәгъва кыла.

- Күтәмәдә, Иске Котышта да сайлау участоклары билгеләнгән вакытта, иртәнге сәгать 7дә Россия һәм Татарстан гимннарын уйнатып ачылды. Аларда 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин, - диде районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Күтәмәдә – мәктәптә, Иске Котышта авыл җирлеге Советы бинасында сайлыйлар, участоклар шунда урнашкан.

Күтәмә сайлау участогына беренче килеп тавыш биргән Александр Семайкин элек үзе дә әллә ничә тапкыр депутат булып сайланган, тормышны, кешеләрне яхшы белә.

- Бездә чиста су проблемасын уңай хәл иттеләр, рәхмәт, инде юлларны да яхшыртсыннар иде, - диде бу огругта иң өлкән сайлаучыларның берсе, 76 яшьлек ветеран. – Иң мөһиме – исәнлек булсын.

Бу авылда мәдәният йорты түбәсеннән су үтә, гомумән, бина яхшы ремонтка мохтаҗ икән. Бергәләп тырышсалар, әлеге проблема да чишелеш тапмый калмас.

Иске Котыштагы участокта иртәнге бер сәгать эчендә егермеләп кеше бюллетень алган. Монда да депутатларның чиста су челтәрләрен яңартуда, авыл эчендәге юлларны шомартуда актив эшчәнлегенә өметләнәләр.

Күтәмәдә сайлаучылар исемлегендә – 54, Иске Котышта 63 кеше. Сайлаулар участокларына шәхесне раслаучы документ белән килү, битлек кию сорала.

 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев