Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы янгыннарны күктән төшереп алганнар

Районда коры үлән яну очраклары узган атнада да күп булды. Аларның кайберләре хәтта спутник объективына да эләккән.

- Әйе,  райондагы ут бәла-казаларын күктән дә күзәтәләр. Аннан кечкенә ут чыганагын да күрергә мөмкиннәр. Әйтик, кемдер чүп-чар гына яндырса да, җир иярчене шул урыннан үткән вакытта бу хәлне төшереп алуы бар, - ди райондагы бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Гөлия Яруллина.

Гөлия Мансур кызы әйтүенчә, быел язын  спутник  7 шундый ут ноктасын, белгечләр телендә “термоточка”ны күреп “оран салган”.

- Райондагы авыл җирлекләре башлыкларының кесә телефоннарында махсус кушымта бар. Ут чыганагы хакында спутник төшергән факт шунда җибәрелә. Бу вакытында тиешле чара күрергә мөмкинлек бирә. Аеруча урманчыларыбыз әлеге кушымтадан өлгер файдалана, - ди ЕДДС җитәкчесе.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада да район территориясендә коры үлән яну очраклары еш булган, Әйтик,  якшәмбе көнне  Түбән Кармалка һәм Югары Кармалка авыллары арасындагы территориядә ике тапкыр шундый янгын чыккан. Аларны сүндерергә Бәркәтәдәге аерым пост белгечләре барган. Районның янгын сүндерүчеләренә шимбә көнне дә ут чыгу урыннарына чыккаларга туры килгән.

Исегезгә төшерәбез,  1 апрельдән  район урманнарында янгын куркынычсызлыгы  сезоны башланды. Кагыйдәләрнең  үтәлешен урманчылар патрульләре тикшереп йөри.   

Раил Галимов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев