Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы алты җирлектә депутатлар сайлыйлар

Бүген бердәм тавыш бирү көнендә, райондагы алты авыл җирлегендә муниципаль берәмлекләрдәге Советлар депутатлар сайлыйлар.

- Сайлау участоклары вакытында ачылды. Комиссияләрнең күбесендә тәҗрибәле, җаваплы кешеләр, -  ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Сайлаучылар иртәнге сәгать 7дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Үзең белән паспорт булу шарт.

Иртәнге сәгать 10га, район территориаль сайлау комиссиясендә тупланган мәгълүматларга караганда, сайлау үтүче җиде участокта исемлеккә кертелгән 1193 сайлаучының 194се, ягъни 16 проценты тавыш биргән. Сайлау тыныч уза, аның буенча шикаятьләр юк.

Кабат исегезгә төшерәбез: бүген бер мандатлы сайлау округларында Советлар депутатларын өстәмә сайлаулар 6 нчы санлы Бәркәтә, 7 нче санлы Кармыш, 3 нче санлы Лашман, 2 нче санлы Яңа Элмәле, 5 нче һәм 9 нчы санлы Чирмешән, 6 нчы санлы Шешминка сайлау округларында үтә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев