Чирмешән районында узган халык җыеннарында мөһим мәсьәләләр карала
Мордва Афонькәсе авыл җирлегенең еллык эшчәнлегенә багышланган халык җыены Лагерка авылында узды.
Сөт бар, акча юк
Нигездә, биредә мондый җыелышлар бик тыныч уза иде. Әмма сабырлыкның да чиге бардыр, соңгы җыен тавышлырак булды. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрнең акчаны вакытында түләмәве халыкны инде күптәннән борчый бугай.
-Без берничә баш сыер асрыйбыз. Ноябрь аена да акча алмадык әле. Монысыннан баш тартсак, башкасы безгә кадәр берничә литр сөт өчен килерме икән? Безгә нишләргә, ул сөтне урамга чыгарып түгәргәме? - диде бер ханым ачынып. Аның сүзенә башка авылдашлары да кушылды.
Сүзе чыккач, димәк, проблема бар.
Лагеркада яшәүчеләр, форсаттан файдаланып, узган елда республика программасы кысаларында авылда төзелгән шәп күпер өчен рәхмәтләрен әйттеләр һәм тагын берничә урамга юл сорадылар. Этләрне теркәүгә кагылышлы да сораулар булды, бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов чыгыш ясады һәм әлеге гамәлнең мөһимлеген аңлатты.
Җыенда җирлек башлыгы Александр Митяев 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм бу елга куелган планнар турында сөйләде.
Мордва Афонькәсе авыл җирлеге территориясендә өч авыл: Мордва Афонькәсе, Лагерка һәм Чуваш Афонькәсе урнашкан, барлыгы 211 хуҗалык исәпләнә, шуларның 145сендә (17се – дача, 49 йорт буш тора) прописка буенча 384 кеше яши. Узган елда җирлектә нибары бер бала туган.
Лагерка төп мәктәбендә 11 бала белем ала, аларга сигез укытучы белем бирә һәм тагын сигез кеше хезмәт күрсәтә. Ике авылда да фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Әлеге авыл җирлегендә 89 баш мөгезле эре терлек (42 баш сыер) исәпләнә. Бу авылларда сарык (202 баш) һәм кәҗә (104) асраучылар күп.
Халык җыенында каралган тагын бер мөһим мәсьәлә - үзсалым акчаларын файдалану. Авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев әйтүнчә, узган елда ике авылдан 184 мең 801 сум акча җыелган, республикадан да кушылгач, бу сумма 784 мең 586 сум тәшкил иткән. Әлеге средстволарның бер өлеше торак пунктларны төзекләндерүгә, урам яктырткычлары куюга һәм ремонтлауга, юллар һәм чишмәләр ремонтлауга тотылган. Быел да үзсалым акчасы нигездә шул ук эшләргә юнәлтеләчәк.
Район авылларын төзекләндерүенә нефтьчеләр дә өлеш кертә. “Татнефть” грантына Лагеркада балалар мәйданчыгы урнаштырылган, быел Мордва Афонькәсендә дә балалар өчен шундый мәйданчык ясалачак.
Башка авылларда кебек, биредә дә юллар проблемасы бар. Җирлек җитәкчесе сүзе буенча, җирлек буенча юллар озынлыгы 9,05 километр тәшкил итә, шуларның 3,12 километрында асфальт түшәлгән, 3,03 километры арада вак таш җәелгән.
Сыерлар саны арткан
Шул ук көнне Шешминка авыл җирлегендә дә халык җыены узды. Әүвәл җирлек башлыгы Андрей Владимирович Сидоров 2024 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм быелга бурычлар билгеләде.
Әлеге җирлек территориясендә Шешминка, Андреевка, Лагерка, Нагай авыллары урнашкан. Дүрт авылга 123 йорт исәпләнә, аларда 397 кеше гомер кичерә. Кызганыч, бүген Нагайда бары бер йортта - бер, Павловкада ике йортта өч кеше пропискада тора. Димәк бер-ике елдан бу авыллар да юкка чыга.
Былтыр җирлектә ике бала дөньяга килгән. Шешминка төп мәктәбенең 30 бала укый, шуларның җидесе күрше авыллардан килә.
Башка авыллар белән чагыштырганда, биредә, узган елга караганда, сыерлар саны 11 башка арткан һәм 1 гыйнварга 33 баш исәпләнгән. Монда да хуҗалыктан җыйган сөт өчен әле тулысынча исәп-хисап ясалмаган.
Җирлектә үзсалым акчалары максатчан файдаланылган. Болар хакында авыл җирлеге башлыгы җентекләп сөйләде. Агымдагы елда аларны кайсы өлкәләрдә тотылачагында әйтеп узды.
Кызганыч, Шешминка авылындагы да кайбер урамнарына яз-көз автомобиль белән кереп булмый. Хәтта чүп җыю машинасы да Бертуган Бочкаревлар, Генерал Конев, Мәктәп урамнарына кермичә дә китә, Андреевкада Высоцкий урамы шундый хәлдә.
Җыеннарда яңгыраган сорауларны район җитәкчелеге контрольгә алды, аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев