Чирмешән районында “Ура, авылга!” республика проектына старт бирелде
Әлеге чара өченче ел рәттән балаларга туган тел һәм татар халкының гореф-гадәтләре дөньясына чумарга мөмкинлек бирә.
Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан оештырылган әлеге уникаль проект республиканың авыл җирлекләрендә эшләп килүче көндезге бушлай лагерь булып тора.
Безнең районда проектка 13 июльдә Бәркәтә авылында старт бирелде, 20-24 июльдә ул район үзәгенең “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы базасында дәвам иттерелә. Йомгаклау сменасы Әмир авылы мәдәният йортында планлаштырыла. 27-31 июльдә Әмирдә балалар өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырылачак.
Лилия Зөфәрова һәм Гөлшат Җамалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев