Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ТР Дәүләт Советына сайлауга 12 мең 713 якташыбыз килгән

8 сентябрьдә районда үткән сайлауда сайлаучылар исемлегенә кертелгән 13 мең 604 якташыбызның 12 мең 713е, ягъни 93,68 проценты үз тавышын бирде.

Татарстан Республикасының җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда райондашларыбыз иртәдән үк актив булды. Сайлау участокларында иртәнге 10га 3996 кеше (29,16 процент) бюллетеньнәр алган да иде. Тавыш биреп чыккан райондашларыбыз сайлау участоклары янында гаиләләре белән фотога да төштеләр. Билгеле булганча,  Гаилә елына багышланган фотобәйгедә катнашучылар арасында  кыйммәтле бүләкләр уйнатылды: смартфоннар һәм җиңел автомобиль.

Районыбыздан бердәнбер исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Чегодайдан 98 яшьлек Габделхак бабай Җиһаншин өендә сайлады.

Якташыбыз 1943 елда 18 яшендә фронтка китеп,  сугышта һәм хәрби хезмәттә  7 ел да 3 ай булган. Дан ордены һәм  “Батырлык өчен” медале иясе, кече сержант Хамзин (ул вакытта шушы фамилиядә йөри) җиңүне Балтыйк буенда каршылый.

-Шөкер, әкрен генә йөреп торам. Бүген ил-көнебезгә иминлек, муллык, көч, җитеш тормыш теләп тавыш бирдем, - диде фронтовик.

Район  җитәкчесе Рамил Айбатов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге сайлау участогына тормыш иптәше һәм улы белән килде.

-Сайлау тыныч, матур бара, районыбыз халкына рәхмәт, участокларда иртәдән үк җанлылык - диде ул. -Тотрыклылык, тормыш сыйфаты тагын да яхшырсын өчен тавыш бирәм.

Район үзәгендә сайлауларга килүчеләрне мәгариф хезмәткәрләре дә каршы алдылар. Алар якташларыбызга җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм төрле салатлар, уенчыклар тәкъдим итте.

Кадетлар мәктәп-интернаты каршындагы мәйданчыкта Ульяновка, Яңа Элмәле авылларының һәм Чирмешәннең “Чишмәкәй”, “Каенкай” балалар бакчалары сату иттеләр.

-Үзебезнең бакчада үскән суган, кишер, алма тәкъдим итәбез. Ата-аналарга да рәхмәт, алар да әлеге игелекле эшкә кушылдылар, камыр ризыклары да пешереп килделәр, яшелчәләрдән салатлар да ясаганнар, - ди “Чишмәкәй” балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова. – Сайлауларга килгән халык товарларыбызны бик теләп алды.

Игелек ярминкәләре берничә ноктада узды: Чирмешән лицее, 2 нче Чирмешән мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкларда оештырылган. Анда җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга кирәк-яраклар алыр өчен тотылачак.

ТР Дәүләт Советына 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланды. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлеген теркәде. 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кылды.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, районда халык партияләр исемлеге буенча түбәндәгечә тавыш биргән:

 “Бердәм Россия” - 11357 сайлаучы (89,33 процент).

“КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе” - 840 сайлаучы (6,61процент).

 “ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе” - 191     сайлаучы (1,50 процент.)

 “Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен” - 138 сайлаучы (1,09 процент).

 “Яңа кешеләр” - 130 сайлаучы (1,02 процент).  

Дәүләт Советына 40 нчы Нурлат  бер мандатлы сайлау округы буенча күрсәтелгән кандидатлар  өчен районда тавыш бирү нәтиҗәләре мондый:

Шамил Яһудинны  11 мең 280 сайлаучы (88,94 процент) яклады.

Гүзәлия Бурлакова өчен тавыш бирүчеләр 570 кеше (4,49 процент). 

Рамил Сәхәүтдиновка 400 сайлаучы (3,15 процент) ышаныч белдергән.

 Ләлә Абдуллина 380 тавыш җыйган (3 процент). 

Шул ук көнне райондагы ике җирлектә: Иске Котышта һәм Түбән Кәминкәдә җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узды. 

Марат Гомәров, Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев