Чирмешән районында торак йорт янган
Бүген Яшәүче авылындагы бер йортта янгын чыккан.
Ут казасы турында хәбәр 135 нче янгын частенда 8 сәгать 57 минутта кабул ителгән.
– Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын агач өйне биләп алган иде. Йорт хуҗасы үзе шушы тирәдә булып, ул бина эчендә кеше юклыгын хәбәр иткән. Кызганыч, торак йорт тулысынча янып бетте. Шулай ук күршеләрнең дә каралты-кураларына зыян килгән. Бәхеткә, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Әлеге өйдә өч кешелек гаилә яшәгән. Ут чыгуның сәбәбе ачыклана, – дип аңлатты райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.
Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре куркынычсызлык кагыйдәләрен хәтердән чыгармаска кирәклеген искәртә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген саклагыз!
Фәнил Гыйззәтуллин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев