Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында спорт белән шөгыльләнүчеләр күп

Быел районыбызда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны 10 меңнәргә җиткән. Монда 3 яшьтән 79 яшьтәгеләр исәпкә алына.

Муниципаль район Советының 44 нче утырышында районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең депутатлар каршында чыгыш ясаган баш белгече Ләйсән Хәбибуллина шундый саннар атады. Чынлап та,  бездә спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Район үзәгендә әлләничә спорт биналары, боз сарае, бассейн эшли. Авылларыбыз мәктәпләрендәге спорт залларының да ишекләре ябылып тормый. Быел да спортчыларыбызның уңышлары бар, республика күләмендәге шактый ярышларда призлы урыннар яулаганбыз. Бу яктан мәктәп укучыларыбыз да сөендерә.

Шулар хакындагы докладны тыңлаганнан соң, депутатлар район халкын спортка тагын да ныграк тарту, сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк кешене җәлеп итү, пропагандалауны активлаштыру хакында карар чыгардылар.

Болардан тыш, утырышта депутатлар бюджет сферасында хезмәт куючы кайбер категория хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү шартларына  кагылышлы һәм район бюджетына үзгәрешләр кертү белән бәйле карарлар кабул иттеләр.

Совет утырышын  район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов алып барды.  

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев