Чирмешән районында РФ Президентын сайлауга әзерләнәләр
Март аенда безнең ил халкын мөһим вакыйга көтә – 15, 16, 17 мартта Россия Президенты сайлаячакбыз. Бу көннәрдә сайлау комиссияләренә генә түгел, җитәкчеләргә, аерым хезмәтләргә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк.
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлау чараларын әзерләү һәм уздыру чорында муниципаль район территориясендә террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында мәсьәләләр каралды.
Сайлауларны уздыру чорында профилактик-кисәтү чаралары турында район прокуроры Илдар Султанов мәгълүмат бирде.
- Сайлау участокларын тикшерүләрдән соң ачыкланган җитешсезлекләрне якын арада төзәтергә кирәк. Әйтик, кайбер сайлау участокларында видеокамералар юк, металл эзләгеч махсус җайланмалар, сакчылар да булырга тиеш, 15 нче марттан - 18 нче мартка кадәр сайлау участокларында тәүлек буе кизү торуны оештыру мәҗбүри, - диде Илдар Мансур улы.
Полиция бүлеге начальнигы урынбасары Иван Пешков әйтүенчә, сайлау узачак көннәрдә хокук һәм җәмәгать тәртибен саклау органнары хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк, участок сайлау комиссияләре биналарында җаваплы полиция хезмәткәрләре беркетеләчәк.
- Авыл җирлекләрендә террорчылык актларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү өчен эшләнергә тиешле барлык чаралар үтәлергә тиеш, авылларда буш йортларны тикшереп чыгарга, читтән кайткан, таныш булмаган кешеләргә игътибар итәргә кирәк, - диде Иван Николевич авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Күпфатирлы йортларда подвалларны һәм чардаклары тикшереп чыгу сорала. Бу эшне торак милекчеләре ширкәте рәисе белән йорт буенча билгеләнгән җаваплы кешеләр башкарырга тиеш.
Узачак сайлауларның үзенчәлекләре белән район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин таныштырды. Районда барлыгы 34 сайлау участогы эшлиячәк, сайлауларда катнашучылар исемлегендә 14 меңгә якын кеше теркәлгән.
-Участокларда иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә була, үзең белән паспорт алып килергә кирәк, - диде Рамил Әхмәдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев