Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында өч мәдәният йорты нефтьчеләр ярдәмендә үз проектларын тормышка ашыра

Районның өч мәдәният учреждениесе “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте грантларына ия булды.

Күтәмә мәдәният йорты “Мәдәният” номинациясендә 18 миллион сумга якын грант откан. Бу акчаларга мәдәният учагы бинасында капиталь ремонт үткәрергә планлаштыралар.

– Бинага күптән ремонт кирәк иде, аның түбәсен алмаштыру, ишекләрен, тәрәзәләрен, җылыту системасын, электрүткәргечләрне яңарту һәм тагын бик күп эшләр башкару күздә тотыла, - диде мәдәният йорты директоры Марина Лазарчук. – Форсаттан файдаланып, нефтьчеләргә шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт.

Иске Кади мәдәният йорты директоры Минзилә Илалиева да грант отуларына бик сөенгән.

– 10 миллион сум акчага мәдәният йорты каршындагы территорияне төзекләндерергә ниятлибез, - ди Минзилә. – Мондый тәкъдим белән безгә Марат Могыйзов чыкты. Әтисе Әмир Сәлим улы исән чакта менә шул авыл клубы каршындагы паркны яңартырга хыялланган. Хәзер инде авылдашыбызның хыялы тормышка ашачак, “Хәтер паркы” проекты буенча биредә байтак үзгәрешләр көтелә.

Югары Кәминкә мәдәният йорты бинасында республика программасы нигезендә башланган капиталь ремонт бу көннәрдә төгәлләнде дә. Яңа төс алган бинаны бизәү, җиһазлар алу өчен акча эзлисе юк, әлеге учреждениенең сәнгать җитәкчесе, проект авторы Рабига Фәттахова әйтүенчә, откан грантны, 10 миллион сум акчаны, шул максатларга тотачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев