Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мошенниклар активлашкан

Мошенниклар Чирмешәндә яшәүче ир-атның банк картасыннан 100 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар.

Билгесез кешеләр шушы көннәрдә үк тагын бер якташыбызның банк счетларыннан 145 мең сум акчасын урлаганнар. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган.
Гомумән, 23-29 мартта район полиция бүлегенең кизү частенда 22 хәбәр кабул ителгән. 
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан алты административ беркетмә төзелгән. 
Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 фактын ачыклаганнар, бер машина йөртүчегә алко-
гольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. 
Лашманда яшәүче ханым, аңа кесә телефонына кимсетү сүзләре язган, социаль челтәрләренә дә дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат урнаштырган, Кармышта яшәүче хатын-кызны җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. 


                                                                                                                                                                                Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның 
                                                                                                                                                                               Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев