Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында модульле котельныйлар саны күбәя

Район электр элемтәсе узелына һәм кадетлар мәктәп интернаты белән 1 нче Чирмешән мәктәпләренә уртак модульле котельныйлар төзиләр. Элемтә узелы йортында андый котельныйны урнаштырып та куйганнар.

“Щит” җәмгыяте осталары аларда эшләрне паралель рәвештә алып бара.

-Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә һәм Мордва Афонькәсе авылы кибетенә эчке (внутренный) котельный урнаштырылды, - диде әлеге җәмгыять җитәкчесе Фәрхад Мортазин. – Документлары күзәтчелек органнарына җибәрелде.

“Чишмәкәй”, “Каенкай” балалар бакчаларын, туган як тарихы музеен, район газетасы редакциясен һәм лицей биналарын җылытачак модульле котелныйлар төзелеп беткән. Җәмәгать суды һәм район эчке эшләр бүлегендәге эчке котельныйлар да монтажланган. Бу объектларның документлары тикшерүгә, килештерүгә җибәрелгән. Документлар тәртикә китерелеп бетсә, бу оешмалар алдагы ягу сезонында үз котельныйларыннан җылы алачак.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев