Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында массакүләм чаралар үткәрү вакытлыча тыела

Төрле мәдәни-күңел ачу һәм күп кеше катнаша торган чараларда бик уяу, сак булу зарур. Күптән түгел Мәскәү өлкәсендә булган фаҗигале хәл моңа тагын бер кат инандырды.

“Крокус Сити Холл”да кылынган террорчылык гамәле никадәр кешенең гомерен өзде, якыннарын югалткан гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде. Шушы вакыйга белән бәйле, районда массакүләм мәдәни, спорт һәм башка зур чаралар үткәрү билгеле бер вакытка тыела. Райондагы террорчылыкка каршы комиссиянең авыл җирлекләре һәм оешма, учреждение җитәкчеләре катнашындагы  чираттан тыш киңәйтелгән утырышында  әйтүләренчә,  саклык чаралары,  кеше күп йөри торган объектларга керү-чыгу режимы контроле көчәйтеләчәк.

-Оешма, предприятиеләрдә террорчылык һәм экстремистик  характердагы җинаятьләрне булдырмау һәм саклыкны арттыру максатында  җаваплы кеше билгеләү зарур. Халкыбыз да уяу булсын иде: торак пунктларыбызда шикле кеше, шикле автотранспортка тап булучыларның бу турыда район полиция бүлегенә хәбәр итүе сорала. Киләчәктә массакүләм чаралар үтә торган урыннар тирәсендә торучы ят автотранспортларга аеруча игътибар сорала. Бәйрәмнәр вакытында мәйданнарга, парклар тирәсенә автотранспорт белән керүне чикләү кирәк булачак, - диде Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге җитәкчесе  Юлдус Билалов, комиссия утырышында чыгыш ясап.

Район прокуроры Илдар Солтанов террорчылык һәм экстремизм төшенчәләренең асылын аңлатып, районда милләтләр һәм төрле диндәге халыклар арасында моңа кадәр булган татулыкны киләчәктә дә саклап яшәргә өндәде.

-Бүген монда террорчылык һәм экстремизмга каршы кабул ителгән карар таләпләрен үтәү мөһим, барыбыз да уяу, сак булыйк. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша райондашларыбызга бу хакта аңлатып тору таләп ителә, - диде комиссия утырышын алып барган район башлыгы Рамил Айбатов та.  

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев