Чирмешән районында көчле җил түбәләрне җимергән
Узган атна ахырындагы көчле җил берничә авылда өй, абзар түбәләрен алган.
Табигать аеруча Иске Кади авылына каныккан бугай. Зыян күргән хуҗалыклар анда күбрәк.
- Җомгага каршы, төне буе кыйнады инде җил, иртән сәгать тугызлар тирәсендә, күрәсең, тагын да көчәеп киттеме: “аэродром” түбәле абзарыбызның, кадагы, такталары белән, калайларын әйләндереп салды. Шундый көчне әйт әле син, искитәрлек, - диде Иске Кади авылыннан пенсионер Мәдинә апа Фәттахова. – Көтмәгәндә шулай эш чыкты, түбәне ясап куйдык инде. Менә бүген Чирмешәнгә баруыбыз, иминият кәгазьләре белән йөрибез.
Җил шул ук авылдан Сирин апа Гыйбадуллиналар өенең кирпеч фронтонына “бәйләнгән”.

- 15 ел элек давыл бер як фронтонны ишеп, өйнең бер өлеш түбәсен алган иде. Инде менә быел икенче яктагы фронтонны ишеп төшерде, иртәнге алтыларда булды бу хәл, - ди Сирин апа.
Районның бердәм диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 14 апрелдә, шул ук җомга көнне, аларга Иске Элмәле авылындагы бер йортның түбәсен җил алганлыгы хакында хәбәр иткәннәр. Кузгалган түбә газ торбаларына һәм электр үткәргечләренә зыян салган.
Лашманда исә ташландык ферма бинасының җил түбәсен алып, электр үткәргечләр өзелгән. Нәтиҗәдә кыска ялганыш чаткысы коры үләнгә капкан.

- 7 апрельдән 14 апрельгә кадәр район территориясендә коры үлән януның 15 очрагы булды. Иске Үтәмеш авылы ягындагы сазлыклы урында коры үлән бик каты янды. Анда барып янгынга каршы үзебез ут кабызып, ягъни “встречный пал” ысулы кулланып утны сүндерергә туры килде, - ди Чирмешәндәге янгын-коткару хезмәте начальнигы Фәрит Яруллин. -17 апрельдән 10 майга кадәр районда янгынга каршы катгый режим кертелде. Бу чорда учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру катгый тыела. Кагыйдә бозучыларга штрафлар бик зур.
Зинһар, ут белән сак булыйк. Көннәр коры, яңгырлар көтәбез.
Марат Гомәров, Гөлия Яруллина, Сирин Гыйбадуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев