Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында юлларны чистартуда шәхси трактор ияләре дә булыша

Узган атна ахырындагы кар-бураннар район өчен имтихан булды диярсең. Бер яктан, юлларны кардан чистарту өчен җаваплы оешмаларның, авыл җирлекләре җитәкчелегенең мондый хәлләргә әзерлеге, икенче яктан такыр юлдан йөрергә теләгән халыкның сабырлыгы сыналды.

Бу атна дүшәмбесендә район үзәгендәге күпчелек оешмаларда, учреждениеләрдә эш көне кар көрәүдән башланды.  Өч көнләп бастырып яуган кар, бураннар үзенекен иткән: биналарга хәтта “кәҗә сукмагы” да калмаган. 1 нче Чирмешән мәктәбе техник хезмәткәрләренә  дә эш байтак бүген.

- Кар күп, көрәгәнне куярга, урнаштырырга урын юк. Эштә дә, өйдә дә  көрәкләрне кулга еш алдык. Юлчыларга, тракторчыларга кызу, өлгереп  бетә алмыйлар. Түзәргә инде, сабырлык кирәк, - ди әлеге мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире  Илдар Туктаров.

Бакча урамында яшәүче Әнфәс Насыйбуллин да  шушы фикердә.

- Нишләтәсең, кыш шундый була. Гадәттә эштән – “суткадан” иртәнге җиделәрдә кайта идем, ә кичә  сәгать бердә генә көчкә кайтып кердем.  Кырларга да күп салды, куәтле техникалары булган нефтьчеләр дә юлларны ачып өлгерә алмый. Кар яуса, уңыш ява, диләр бит. Шулай дип уйларга да, түзәргә инде, юлчыларга да ансат түгел, - ди ул.

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган буранлы көннәрдә район юлларында  бәла-казалар – зур аварияләр булмаган. Дөрес, Яңа Чишмә районы кешесе шундый буранлы көндә, исерек хәлдә автомашина белән идарә итеп, Ивашкино авылы янында юл кырыена төшеп киткән. Юлларга чыкмаска тырышырга дип, югыйсә, сөйләп, аңлатып тордылар.

- Юлда батып калучыларга ярдәм итәргә туры килгәләде. Зур трассалар нигездә чиста, ә менә авылларга керү юллары проблемалы булды. Шешминка, Лагерка юлларын нык каплады, грейдер алып килеп ачарга туры килде. Чирмешән ягыннан Лашманга керә торган юл ябылып торды, авылга Күтәмә ягыннан керә торган юлдан кереп-чыгып йөрделәр. Юлны кичә генә ачтылар. Район үзәгендә “Находка” кибете янында,   товар китергән  зур йөк машинасы озак кына чыга алмыйча торды, аңа ярдәм иттек, - ди  район автоинспекциясе инспекторы Аяз Гатиятов.

 

-Буранлы көннәрдә җирлек тракторы бертуктамый диярлек эшләде, рәхмәт, үз тракторлары булган авылдашлар да булышты, алай да өлгереп булмый:  техникалар чистартып кына китәләр, янә тутырып куя. Ватсаптагы  авыл хәбәрләре  төркемендә хәлне халыкка җиткереп тордык, аңладылар, түзделәр. Керә алмаган урам юлларын бүген чистартабыз, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.

Район үзәгендә, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, һәр көнне дүрт-биш техника: ике МТЗ, бер төягеч, КамАЗ, экскаватор  эшләгән.

- Алай да өлгерү читен, барлык урамнарга керә алмадык. Менә бүген Көньяк микрорайон юлларын чистартуда. “БИО-АГРО” төягече ярдәмгә килде  һәм бер шәхси техника ялладык. “ЧИРМЕШӘНАГРО” төньяк, халык телендәге шагыйрьләр  микрорайоны урамнарын кардан арындырырга булыша, - диде ул.  

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев