Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында исерек шоферлар күбәйгән

Быел, узган 5 айда, район юлларында исерек килеш транспорт белән идарә итүче 34 шофер (былтыр бу вакытта - 21) тоткарланган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1107 фактын (былтыр 1213) ачыклаганнар.

Статистика каршы як полосага чыгучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, иминлек каешын эләктерергә иренүче машина яки трактор йөртүчеләрнең дә арта төшүен күрсәтә. Кайберәүләр йөртү таныклыксыз да транспорт чарасы белән идарә итә.

Болар хакында муниципаль районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча утырышта ишеттек. Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров юл һәлакәтләренең нилектән килеп чыгу сәбәпләрен атады, тәкъдимнәрен дә җиткерде. Әйтик, район үзәгендәге Дзержинский, Техническая, Титов урамнарында тагын юл билгеләре куярга кирәк. Алар иң элек җәяүлеләр иминлеге өчен мөһим. Беренче Май урамында, тау битендә, 350 метр арада яктырткычлар кую зарур.

- Исерек шоферларны кызганмагыз, - диде Рәмис Шәкүров. -Андыйлар турында безгә хәбәр итегез.

Автоинспекцияне балаларның скутер, питбайк ише транспорт чараларында зур юлларда йөрүе дә борчый. Алар юл кагыйдәләрен дә юньләп белми, кайвакыт бер-берсе белән ярышып узышалар, гомерләрен куркыныч астына куялар, башкаларга да уңайсызлык тудыралар.

- Бу хакта балаларның әти-әниләре белән конкрет сөйләшергә, аңлату эшләре алып барырга кирәк, - диде район җитәкчесе Рамил Айбатов та.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юлларда балалар имгәнүләрен профилактикалау буенча эшчәнлек, үткәрелгән чаралар хакында  районның юл хезмәте иминлеге учреждениесе бүлеге начальнигы Алинә Филиппова сөйләде, бу өлкәдә каникул чорында активрак эшләргә өндәде.

Утырышта кайбер мәктәпләр янында автобуслар өчен тукталыш мәйданчыклары юклыгын да әйттеләр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев