Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында янгында ир-егетнең гомере өзелде

Бүген Чирмешән районында үлем белән тәмамланган янгын очрагы теркәлде.

135 нче янгын-коткару частеннән хәбәр итүләренчә, Урманасты Үтәмеш авылында урнашкан шәхси агач йорт янган, анда бер кешенең гомере өзелгән.

Янгын чыгу турында хәбәр иртәнге 9 сәгать 40 минутта кергән. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта йортның эчен дә янгын чорнап алган булган. Кызганычка каршы, янгынны сүндергәч 54 яшьлек  йорт хуҗасының җәсәде табыла.

Әлеге вакытта күзәтчелек органнары һәм полиция хезмәткәрләре эшли, алар фаҗигале янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бер генә минутка да хәтердән чыгармау турында искәртә янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев