Чирмешән районында янгын сүндерүчеләр җитешми
Чирмешәннең 135 нче янгын-коткару частен бу көннәрдә яңа белгеч җитәкли.
Вакытлыча әлеге вазифаны Нурлат шәһәреннән йөреп эшләүче Владимир Кожеманов башкара. Частьнең җитәкчесе Фәрит Яруллин ялда.
-Бүген безнең эштә 18 хезмәткәр җитешми, хәтта хезмәткә ике смена Әлмәттән килә. Кадрлар кытлыгы, әлбәттә, эш хакы күләме белән бәйле. Югыйсә кайбер чирмешәнлеләр өчен безнең эш графигы бик уңайлы да сыман, - диде атналык эш планеркасында чыгыш ясаган Владимир Кожеманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев