Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Яңа ел бәйрәмнәре тыныч узды

Быелгы кышкы озын яллар да артта калды. Әлеге көннәрдә дә тормыш гадәти режимда барды кебек. Бары тик һава торышы гына апрель аен хәтерләтте, ялларның соңгы көнендә яңгыр яуды. Ә ашыгыч хезмәтләрнең яллары ничек узды икән?

Янгын-коткару хезмәткәрләре өчен 2024 нче елның соңгы көннәре һәм гыйнвар аеның тәүге атнасы тыныч узган.  Бу хакта 135 нче янгын частеннән белештек.

Чирмешән полиция бүлегенә 1–9 гыйнварда  43 гариза һәм хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 32 йөртүчегә карата беркетмә төзелгән. Участок инспекторлары 12 кешене административ җаваплылыкка тарткан. Ике кеше аек булмаган хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен закон каршында җавап бирәчәк.

Бер хатын-кыздан гариза кергән: билгесез затлар, улын алдап, аның исеменә 557 200 сумлык кредит рәсмиләштергәннәр. Элеге эш буенча тикшерү бара. 
Бу көннәрдә район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр юк, аварияләр барысы да – матди зыян белән. Район юл автоинспекциясе җитәкчесе Радик Сәйфетдинов әйтүенчә, аварияләрнең төп сәбәбе – машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы, берәү автомобилен тормозга куярга оныткан, икенчесе артка биргәндә, янәшәдәге автомобильне күрмәгән, тагын бер машина йөртүче тизлекне дөрес сайламаган. 
Яңа Элмәле авылында 17 яшьлек егет, йөртү таныклыгы булмыйча, абыйсының автомобилен кабызып чыгып киткән. Хәзер инде туганына 
30 мең сум штраф яный. 

Бәйрәм һәм ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләренә юлга еш чыгарга туры килгән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, иң күп чакырту йөрәк-кан юллары чирле кешеләр, югары кан басымы белән авыручылардан кергән, ОРВИ, көнкүрештә имгәнү алу очраклары да булган. Кызганыч, бу көннәрдә берничә кешене инсульт белән Әлмәткә озатканнар. 
Медиклар бригадасы Чирмешәндә генә түгел, авылларга да барып ярдәм күрсәткәннәр. Аларга Утыз Имән, Ульяновка, Иске Кади, Шешминка, Түбән Кәминкә һәм башка авылларга барырга туры килгән. 

Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада газ җиһазларын ремонтлау һәм көйләү буенча берничә заявка үтәгәннәр. Диспетчерлар әйтүенчә, газ белән тәэмин итүгә дәгъва белдерүчеләр булмаган.

Районның электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Рамил Кәримов әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә электрчыларның оператив бригадасына берничә тапкыр юлга чыгарга туры килгән. Әмир, Лашман, Иске Кади авылларында электр энергиясе белән тэәмин итүдә проблемалар булган, аларны тиз арада хәл иткәннәр.

–Әмирдә түбәдән кар төшеп, электр линиясенә зыян килгән иде. Оператив бригада төнлә авария урынына барып, өзелгән урынны ялгады, – диде Рамил Әхәт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев