Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешән районында дәүләт ярдәме белән үләт базлары территориясе дезинфекцияләнә

Апрель аенда ветеринария берләшмәсе белгечләре районның барлык биотермик базларын карап, тикшереп чыкканнар. Әккәрәй, Казанка, Утыз Имән һәм Мордва Афонькәсе авылларының үләт базларында төрле җитешсезлеклеләр ачыкланган.

- Авыл җирлекләре башлыклары аларны кыска вакытта төзәттеләр, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Күптән түгел генә Түбән Кармалка авылының биотермик чокырын тотып алынган профлистларны һәм баганаларны урладылар. Бу факт буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттек, тикшерү бара.

Алмаз Фараш улы әйтүенчә, район территориясендәге барлык 19 биотермик чокыр һәм себер язвалы өч баз да (Казанка, Кара Чишмә, Иске Үтәмеш авылларында) барлык тиешле санитар таләпләргә җавап бирә. Үткән ел Утыз Имән, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Әккәрәй авылларындагы үләт базларына агымдагы ремонт үткәрелде.

- Шәхси хуҗалыкта терлек үлгән очракта авыл җирлегенә барып биотермик баз территориясенә керү капкасыннан ачкыч алырга һәм ветеринария врачына хәбәр бирергә кирәк, -  ди ветеринария берләшмәсе җитәкчесе. –  Кызганыч, кайбер якташларыбыз капканы ватып керәләр дә, хайваннар үләксәләрен беркемгә дә әйтмичә үләт базларына ташлап китәләр. Аннан соң, кайбер авылларда законсыз полигоннар бар. Терлек үләксәләрен һәм калдыкларын шунда ташлау очраклары да булгалый. Болай эшләргә ярамый. Нәтиҗәсе аяныч булуы ихтимал. Көннәр кызу тора, алар төрле инфекцияле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Мондый әйбер белән шаяртырга ярамый.

Быел райондагы себер язвалы үләт базларын һәм биотермик чокырларны тоту чыгымнарын каплауга 526 мең 800 сум күләмендә субвенция бирелергә тиеш.

- Әлеге ярдәм үләт базларын дезинфекцияләүгә тотылачак. Соңгы елларда алар территориясендә андый чаралар уздырылмады, шунлыктан, быел республикадан бирелгән субвенция акчаларын шушы максатларда кулланырга планладык, - диде Алмаз Газыймов. – Махсус машина ярдәмендә, үләт базы территориясе һәм аннан читтә дә 10-20 метр арада җир өсте эшкәртеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев