Чирмешән районында бер атнада ике җинаять эше кузгатылган
2 февральдән 8 февральгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 39 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатканнар.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан биш административ беркетмә төзелгән.
Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 56 факты ачыкланган, бер машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Иске Үтәмештә яшәүче ир-ат, аңа кул күтәргән хатын-кызны җаваплылыкка тартуны сорап, гариза язган.
Район үзәгендә яшәүче бер ханым, аның кәрәзле телефонын ваткан һәм китерелгән зыянны каплаудан баш тартучы берәүне административ җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев