Чирмешән районында бер атнада 23 мең төп чыршы утыртачаклар
3-9 октябрьдә республикада игълан ителгән “Урманнарны саклыйк” акциясе кысаларында безнең районда 5 гектардан күбрәк мәйданда 23,5 мең төп чыршы үсентесе утырту планлаштырылган.
Район урманчылыгыннан хәбәр итүләренчә, агачларны Казанка авылы ягындагы урманнарның 5 нче кварталында утыртачаклар. Анда тамыр җибәрәчәк 2–3 еллык чыршы үсентеләрен район урманчылары үз питомникларында үстергәннәр.
– Агач утырту акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Сораулар булса, район урманчылыгы белгечләренә 2-53-68 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин, – диделәр Чирмешән урманчылыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев