Чирмешәндә ике хатын-кыз сүзгә килгән
16 июльдән 22 июльгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча кизү бүлегенә гражданнардан 39 хәбәр килгән.
Өч җинаять эше кузгатылган.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан бер административ беркетмә төзелгән.
Бер атна эчендә районда матди зыян белән дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аварияләрнең берсендә зыян күрүче дә бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның кырык очрагы ачыкланган, шуларның икесе транспорт белән исерек хәлдә идарә итү очрагы.
Полициягә бер хатын-кыздан язма гариза килгән, анда ул үзенә физик авырту ясаган гражданканы җаваплылыкка тартуны сорый, Чирмешәндә яшәүче икенче хатын-кыз берәүне, аңа һәм сәүдә үзәге хезмәткәрләренә карата провокацион гамәлләре өчен, закон нигезендә билгеләнгән җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге фактлар буенча тикшерү үткәрелә.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабы тарафыннан бирелде.
Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев