Чирмешән районында 45 ел элек “Сельхозхимия” берләшмәсе оешкан
1979 нчы елның декабрь аенда Лашман авылындагы “Сельхозтехника” базасында яңа оешма – “Сельхозхимия” барлыкка килә.
45 ел тарихы булган әлеге оешманың эшчәнлеге районыбызның үткәне, башка оешмалар үсеше белән нык бәйләнгән.
“Татсельхозхимия” берләшмәсенең төп максаты авыл хуҗалыгына агрохимик хезмәт күрсәтү була. Колхоз басуларына торф, тирес кертү, известьлау, соңрак кырларга аммиак һәм минераль ашламалар кертү дә шушы оешмага йөкләнә. “Сельхозхимия” район берләшмәсенең беренче җитәкчесе итеп Әхсән Ризатдин улы Шарапов билгеленә. 1980 нче елларда нык матди-техник база булдыру максатыннан, әлеге оешмага Чирмешәндә бүленеп бирелгән мәйданда гаражлар, ремонт мастерское, идарә бинасы төзелә. Шул вакытта хезмәткәрләр өчен район үзәгендә аерым өйләр дә сала башлыйлар.
Быел офис бинасы һәм аның территориясе матурланды, биредә өч миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Төзүчеләр офисның түбәсен төсле калай белән яптылар. Биредә отмосткалар яңартылды, бинаның цоколь өлеше буялды. Тәүлекнең караңгы вакытында да бина әллә кайдан күренеп тора, аның тирәли яктырткычлар урнаштырганнар. Бина ишегалдына брусчатка, керү юлына асфальт түшәлгән, коймалар буялган. Район башлыгы офис каршындагы машина кую урынын район хисабына асфальтларга ышандырды. “Сельхозхимия”нең җитештерү базасын төзү мөһим булса да, төп бурычларны үтәү беренче урында тора. Яңа техникалар алу, хезмәтне яңача оештыру эш күләмнәренең артуына, икътисади күрсәткечләрнең үсүенә китерә. Бу чорда хужалыкларда ачы туфракларны известьлауга зур игътибар бирелә.
1988 елда Түбән Чегодай авылы янында известь оны җитештерү карьеры төзиләр. Ул вакытта республикада 30га якын шундый карьер ачыла, ләкин белгечләр әйтүенчә, бездәге продукция составы буенча башкалардан аерылып тора, ул сыйфаты ягыннан икенче урында. 80–90 нчы елларда биредә 100әр мең тонна продукция җитештерәләр, аны Әлмәт, Нурлат, Әлки, Аксубай районнарына да озаталар.
1989 елдан 1995 елга кадәр “Чирмешәнагропромхимия”не (1986да “Сельхозхимия”нең исеме үзгәртелә, 1991дә кабат “Сельхозхимия” кайтарыла, 1995 нче елда исеме – “Агрохимсервис”ка, 2003тә “Чирмешәнагрохимсервис”ка үзгәртелә) Солтан Вәли улы Хәлиуллин җитәкли. Шул елларда әлеге оешма тулысынча район үзәгенә күчә.
1995 нче елда “Агрохимсервис” җәмгыятенә яңа җитәкче – Нурхәммәт Нурулла улы Хәмидуллин килә. Ул биредә 15 ел хезмәт куя. 2010 нчы елдан башлап, “Чирмешәнагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров.
–“Сельхозхимия” үз вакытында бик зур предприятие булган. Гаражларында дистәләгән техника исәпләнгән,100дән күбрәк кеше хезмәт куйган. Һәр җитәкче әлеге оешманың үсешенә, районның авыл хуҗалыгы тармагына лаеклы өлеш керткән, – ди Илшат Сәйфулла улы.
– Төрле елларда оешмада дистәләгән механизатор, машина йөртүчеләр, авыл хезмәтчәннәре тырышып эшләгән. Әйтик, Ирек Назыйров, Җәүдәт Җиһаншин, Фазыл Галимов кебек машина йөртүчеләр, токарь Фәрит Гайнетдинов, механизатор Геннадий Никонов, операторлар: Рәшит Хөсәенов, Илдар Хәмидуллин, бухгалтер Фидания Нуруллина, баш инженер Рәфыйк Гайсин һәм башкалар үз эшләрен намус белән башкарганнар һәм әле дә башкаралар, – ди Илшат Гозәеров. –Форсаттан файдаланып, “Чирмешәнагрохимсервис” җәмгыяте хезмәткәрләрен, “Сельхозхимия” ветераннарын әлеге истәлекле дата белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, күтәренкЕ кәеф телим. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев