Чирмешән районында 2026 ел Туристлык елы дип игълан ителде
Районда 2026 ел Туристлык елы дип игълан ителде. Район Советы депутатлары шул хакта карар кабул иттеләр.
Туристлык елы дип игълан итүнең максаты – территориябезне, район инфраструктурасын үстерү, табигый, тарихи, мәдәни байлыкларыбызны башкаларга таныту һәм районның туристлык потенциалын популярлаштыру. Димәк, быел туган ягыбызда туристлык белән бәйле байтак чаралар үтәчәк.
Гомумән, район Советы депутатлары быелгы тәүге утырышларында 7 мәсьәлә карадылар. Совет рәисе, район башлыгы Рамил Айбатов алып барган утырышта район Советының элек кабул ителгән карарларның кайберләренә депутатлар тарафыннан үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев