Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы Уставына үзгәрешләр керттеләр

Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында дүрт карар кабул ителде.

Совет рәисе, район башлыгы Рамил Айбатов алып барган дүртенче чакырылыш 46 нчы утырышта депутатлар Чирмешән муниципаль районы Уставына кайбер үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

Бер мәсьәлә районда мәетләрне җирләү тәртибенә кагылышлы иде. Депутатлар шушы хактагы карарны кабул иттеләр. Район бюджетының керем өлеше, 2024 елдагы өстәмә һәм район бюджетының ел башында калган керемнәре хисабына, 19 миллион 701 мең 004 сумга арттырылды. Шушы рәвешле “Чирмешән муниципаль районының 2024 һәм 2025-2026 еллар планы чорына бюджеты турында” элек кабул ителгән карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында карар расланды.

Эльмира Галәветдинова  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев