Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укытучылары август киңәшмәсенә җыелды

Укытучыларның быелгы август конференциясе «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мәгариф системасында цифрлаштыру чорында - тәрбия һәм укыту» темасы буенча узды.

       Традицион ярминкә

Киңәшмә башланыр алдыннан, район мәктәпләре коллективлары Яшьләр мәйданчыгындагы ярминкәдә товарларын тәкъдим иттеләр. Һәр мәктәп коллективы үзенең сату ноктасын матур итеп бизәгән, укытучылар бар фантазияләрен эшкә җиккәннәр.

Мәгариф учреждениеләре монда мәктәп яны участокларында үстергән бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер куйганнар, биредә кайнатмалар, салатлар сатып алу мөмкинлеге дә бар. Кайберәүләр камыр ризыклары да пешереп алып килгән.

Ярминкәне карап чыккан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген югары бәяләде.

Шартлар яхшыра

Конференциядә төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова бүген мәгариф системасының төп максаты - яшәү урынына карамастан, һәр бала өчен, сыйфатлы белем алу, республика халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре, аларның тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган, сәламәт һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру, дип белдерде.

-Районда профильле белем бирүне оештыру буенча максатчан эш алып барыла. Хәзер профильле укыту Чирмешән лицеенда һәм Лашман мәктәбендә оештырылган, - диде үз чыгышында Ольга Владимировна. - Заманча һәм куркынычсыз цифрлы белем бирү мохите булдыру максатыннан, "Мәгариф" милли проектының "Санлы белем бирү мохите" федераль проекты кысаларында район мәктәпләре интерактив җиһазлар белән тәэмин ителә. Бүген 26 мәктәп тә Интернет челтәренә тоташтырылган. Мәктәпләрдә вай-фай нокталарын яңарту планлаштырыла.

Дәүләт программасы нигезендә быел Чирмешән лицее һәм Шешминка мәктәбе биналарына капиталь ремонт ясала, Утыз Имән мәктәбе дә республика программасы нигезендә яңартылды. 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары төзекләндерелгән ашханәдә тукланачак. Башка мәктәпләрдә косметик ремонт эшләре башкарылган.

Конференциядә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Илдус Сарманов катнашып, укытучыларны яңа уку елы башлануы белән тәбрикләде.

-Яңа уку елында тәрбия программасына үзгәрешләр кертелә, патриотик тәрбиягә аеруча игътибар ясалачак, - диде Илдус Нарминович. – Әйтик, мәгариф учреждениеләрендә дәүләт флагын күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару тантанасы, илнең дәүләт символларын өйрәнү буенча дәресләр үткәрү күздә тотыла.

Физика, математика укытучыларына ихтыяҗ бар

Киләсе уку елында мәктәпләрдә 1999 укучы белем алачак. Беренче сыйныфларга 156 бала килергә тиеш. Районның мәгариф учреждениеләрендә 846 кеше хезмәт куя, шуларның  505се - педагогик хезмәткәр.

-Нигездә, районның мәгариф учрежденияләре педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, ләкин соңгы берничә елда математика һәм физика укытучыларына ихтыяҗ саклана. Өлкән яшьтәге хезмәттәшләребез пенсиягә чыга, аларга алмашка килүчеләр юк, – диде Ольга Маркова.

Быел районга биш яшь белгеч кайткан. Алар 1 нче Чирмешән, Ивашкино мәктәпләрендә, Чирмешән лицеенда, район үзәгендәге  “Ромашка” балалар бакчасында эшләячәкләр.

Имтиханнарга карап, бәя бирелә

Узган уку елында БДИны 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 75 һәм үткән еллардан калган бер укучы тапшырган, 28 укучы 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган, 18 кеше укуда аерым уңышлары өчен медальләре белән бүләкләнгән.

Математика, биология, җәмгыять белеме буенча күрсәткечеләр узган ел белән чагыштырганда яхшырак, рус теле һәм информатика буенча уртача балл түбәнрәк.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 187 укучының 182се имтиханнар тапшырган. Биш укучы уку турында таныклык алган, бер бала дәүләт аттестациясен уза алмаган.

Туган телне өйрәнәләр

Район мәгариф бүлеге үз эшен "Татарстан Республикасы халыклар телләре турында" Татарстан Республикасы Законы, "2014 – 2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, үстерү" программасы нигезендә алып бара.

Районда 26 гомуми белем бирү оешмасының 11е - татар мәктәбе, 6сы чуваш мәктәбе. Район мәктәпләрендә барлыгы 2036 укучы белем алган. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә дә өйрәнелә.

-Районда мәгариф өлкәсендә бик күп эшләнелә. Мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, җиһазландырыла. Укытучыларга эшләү өчен менә дигән шартлар тудырылган, әмма проблемалар бар, алар турында бүген әйтелмәде, -  диде конференциядә катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин.- Мәсәлән, туган телдә дәресләр бар дибез, ә балаларыбыз ана телләрендә сөйләшмиләр.

Бүләкләсәләр - кызык

Ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәп коллективлары, аерым укытучылар бүген Грамоталарга һәм бүләкләргә лаек булдылар. Чирмешән лицее һәм “Ромашка” балалар бакчасы (Чирмешән) 2021 – 2022 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип табылып, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 20шәр мең сумга сертификат белән бүләкләнделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев