Чирмешән районы Советы депутатлары ике карар кабул иттеләр
Муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш 49 нчы утырышы район мәдәният йортында узды.
Төп докладчы, район финанс-бюджет палатасы Радик Харисов җыенда ике карар проекты тәкъдим итте. Нәтиҗәдә депутатлар Советның “Үз вазифаларын даими нигездә башкаручы депутатларга, җирле үзидарәнең сайланып куела торган вазифаи затларына, контроль-хисап органнары рәисләренә, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын формировать итү нормативлары хакында”гы 2018 нче елның 24 апрелендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү турында карарны һәм “Чирмешән муниципаль районының 2024 елга һәм 2025-2026 планлы чорына бюджеты хакында” Советның 2023 елның 12 декабрендәге карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакындагы карарны кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев