Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы “никрутларына” бәйрәм оештырдылар

Язгы чакырылышта армия хезмәтенә китәргә тиешле егетләр өчен район мәдәният йортында Призывниклар көне оештырылды.

Дөрес, беренче төркемне чирмешәнлеләр армиягә бу атна башында ук озаттылар.

1 апрельдән башланган чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә, бу вакыт аралыгында районнан кырыклап егет хәрби хезмәткә китәчәк.

Быел язгы чакырылыш халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы уңаеннан уздырылачак. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип тә игълан ителгән ел.

Бу хакта әлеге чарада чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Айбатов та әйтеп китте.

- Безнең илдә Ватанны саклаучыларга гел зур хөрмәт белән карадылар. Аларга бик зур җаваплылык йөкләнә – Ватанны сакларга. Солдат булу– җиңел эш түгел. Ләкин нәкъ армиядә хезмәт итү яшьләргә чын ир-егет булырга мөмкинлек бирә. Мин сезгә исәнлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә уңышлар телим. Әти-әниләрегез  йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итегез, - диде Рамил Тәлгать улы. – Мин үзем хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт иттем һәм шуның белән бик горурланам.

 Район башлыгы хәрби хезмәткә һәр чакырылучыга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Раушан Даутов булачак солдатларга уңышлы хезмәт, хәерле юллар теләде. Аксубай районыннан килгән отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов та киңәшләрен бирде.

Котлауларга һәм үгет-нәсыйхәтләргә Чирмешән районы руханилары Александр Филимонов һәм Минсәгыйрь хәзрәт Миншин да кушылды. Район прокуроры Илдар Солтановның һәм районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршинаның да яшьләргә әйтәсе сүзләре булды.

-Хөрмәтле якташлар, тиздән без хәрби кием киеп, үзебезнең бурычыбызны үтәр өчен, бер елга туганнарыбыздан аерылышачакбыз. Билгеле, беренче мәлне авыр булыр, ләкин без сынатмабыз һәм лаеклы хезмәт итәргә тырышырбыз, - диде тиздән армиягә китүче якташыбыз Игорь Захаров. 

Бүген никрутлар сафында Чирмешәндә яшәүче игезәкләр, әлегә аграр техникумы студентлары Ришат һәм Илшат Җиһаншиннар да.

-Безне армия хезмәте куркытмый. Бүген анда элеккеге кебек проблемалар юк. Тизрәк барып, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, - диделәр алар бертавыштан.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев