Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары 400 килограммга якын батарея җыйганнар

Районның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләр укучылары эшкә яраксыз 381 килограмм батарея жыйганнар.

 Әлеге эшне чирмешәнлеләр Татарстан Экология министрлыгы акциясенең язгы этабы кысаларында оештырды. Татарстанның көнчыгыш зонасы территориясеннән 16 тоннадан артык электрохимик туклану элементлары   эшкәртүгә җибәреләчәк. Бу уку елы башына караганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Акция игълан ителгәннән бирле бу иң зур күрсәткеч. Батареяларны заводка тапшыралар, анда аларны зарарсызландыралар һәм утильләштерәләр.

— Җыелган батареялар саны артуы сөендерә, чөнки бу акциядә катнашучылар — әйләнә-тирә мохитне саклауга җәлеп ителгән балалар саны күбәюне күрсәтә, - дип билгеләде район территориясеннән каты көнкүреш калдыклары җыючы җәмгыятьнең генераль директоры Евгения Фәгыймова. - Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да батареяларны каты көнкүреш өчен контейнерларга ташлау катгый тыелганлыгын белә, чөнки аларның тышчалары җимерелгәч, сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Бу калдыклар икенче куркыныч класска карый.

Татарстанның көнчыгыш зонасында урнашкан 23 муниципаль районның һәрберсендә электрохимик туклану элементларын җыю нокталары оештырылган. Быел акциягә беренче тапкыр мәктәпкәчә учреждениеләр дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев