Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы эшмәкәрләре иҗтимагый советының яңа рәисе сайланды

Советны моңа кадәр җитәкләгән Альберт Латыйпов Казанга күчеп киткәнлектән, район эшмәкәрләре җыенында әлеге советның яңа рәисе сайланды. Хәзер аны Наталья Степанова җитәкләячәк.

Наталья Петровна Чирмешәндә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Совет утырышында эшмәкәрләребезнең үткән елда башкарылган  эшләренә йомгак та ясалды.

- Бүген безнең районда 376 кече бизнес субъекты исәпләнә. Әлеге якташларыбызның иң күбе, 40 процентка якыны - сату-алу, сәүдә, 18 проценты  авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып бара, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Кузнецова.

Соңгы елларда безнең районда “матурлык бизнесы”: тырнак, керфек-каш ясаучылар, чәчтарашлар, интернет аша сәүдә итүчеләр арткан. Эш башларга теләүчеләргә хезмәт күрсәтү, кунакханә бизнесы “ачык”. Эшмәкәрләребез, ни кызганыч,  җитештерү өлкәсенә дә бик ашыкмый.

Шунысы сөендерә, якташларыбыз иганәчелек белән актив шөгыльләнә. Рәхмәт,  эшмәкәрләр мобилизацияләнгәннәргә нык булышканнар. Район инвалидлар җәмгыяте дә бик күпләргә рәхмәтле, булышучылар байтак. Моның өчен шәхси эшмәкәр Роман Бадикянга район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. “Щит” җәмгыяте директоры Фәрхать Мортазинны, Петр Прокофьевны район инвалидлар җәмгыяте бүләкләде.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев