Чирмешән районы башлыгы сөт җыючы эшмәкәрләр белән аралашты
Ел башында халыктан сыер сөтенең литрын 28 сумнан сатып алсалар, бүген районда аның бәясе 15 - 16 сумга кадәр үк төште. Ә кибетләрдә сатылучы сөт бәясе ник бер тиенгә кимесен.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, быелгы корылык та терлек, сыер асраучыларның ярасына тоз салган сыман: терлек азыгы кыйммәтләнде, бөртеклеләр уңышы сөендерми, димәк, фураж арзан булмас.
Менә шундый катлаулы, киеренке хәлдә район башлыгы Рамил Айбатов сөт җыючы эшмәкәрләребез белән очрашып сөйләште.
- Узган ел белән чагыштырганда, районда савым сыерлары 100дән дә күбрәк башка кимегән. Моңа тагын юл куярга ярамый. Бурыч – халыктан сөтне сатып алу бәясен арттыру әмәлен табарга. Мал санын бер киметтеңме, арттыруы бик кыен Шундый шартларда кайбер эшмәкәрләр сөт өчен вакытында исәп-хисап та ясамый икән. Халыкның алай гайрәтен кайтармагыз, - диде әлеге җыенда Рамил Тәлгать улы.
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халыктан сөтне биш еллап Алмаз Хәйдәров җыя. Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә – районда иң күп сыер асраучы авыллардан. Мондагы шәхси хуҗалыклардан көненә 1500 килограмм тирәсе сөт сатыла.
- Күп дисәк тә, сыер асраучы уңганнар олыгая, ә терлек тотучы яшьләр сирәк. Елы да уңышлы булмады бит, бар да кыйммәт. Менә миндә - 9, абыйда 6 баш мөгезле эре терлек бар, быел 200 мең сумлык печән генә алдык. Печәннең бер төргәге уртача 2 мең сумлап тора. Әле 30 тонналап фураж кирәк булыр. Сөт бәясе шулай торса, яшереп-нитеп торасы юк, халыкның күңеле төшә инде. Июль аенда исәп-хисапны 16 сумнан ясаячакбыз, халыкка сөт өчен бурычларым юк, - ди Алмаз Минзәки улы.
Ел башында район авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларда - 1758, зур, эре хуҗалыкларда 1182 баш савым сыеры исәпләнгән. Сөтлебикәләр иң күбе “Ильхан” , “Сөлчә”, “Әккәрәй” җәмгыятьләрендә.
- Быел хәтта салам да күп түгел. Дөрес, соңгы яңгырлар үләннәрне икенче кат чабып алуга өметне уятты уятуын. Терлекләрне ничек тә киметмисе иде. Дәүләт бер сыерга 2 мең сум күләмендә субсидия бирә. Терлек асраучы халыкка ярдәм булсын дип, районда элеватор, моноазык җитештерә торган үзәк - кормоцентр төзергә ниятлибез. Көтүлекләрне дә авылларга якынайтырга кирәк, - диде Рамил Айбатов.
Районда 1620 гектарда борчак уңышы өлгерде, быел елда аның саламы терлек азыгы буларак – зур байлык, диделәр җыенда белгечләр.
- “БИО-АГРО” җәмгыяте Бәркәтә ягындагы дымлы урында үстерелгән борчак уңышын җыя башлады. Аларның җитәкчелеге белән саламны сиптермичә, теземнәргә – покосларга салып бару хакында килештек. Районның авыл җирлекләре үз техникалары белән (аларның подборщиклары бар) шушы саламны җыеп алса, кирәксенүче халыкка бу яхшы терлек азыгы булыр иде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев