Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов эшмәкәрләр белән очрашты

“Орион” яшьләр үзәгендә район җитәкчесе Рамил Айбатов һәм Казаннан килгән белгечләр катнашында узган очрашуда, нигездә, эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары һәм район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында сүз барды.

- Бүгенге очрашуның төп максаты – сезне ярдәм програмалары белән таныштыру. Эшмәкәрлек активлыгын үстерү районның икътисадый тотрыклылыгына, халыкның тормышы яхшыруга китерергә тиеш, - диде Рамил Тәлгать улы. – Билгеле, бүген бизнесны үстерү ансат түгел,  авырлыклар да бар. Зарлансак та, без эшлибез һәм уңай күрсәткечләребез дә бар. Форсаттан файдаланып, сезгә гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт әйтәм.

Республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар эшли. Чаралар комплексына ташламалы кредитлар, укыту программалары, маркетплейсларда, ярминкәләрдә сату керә.

Кече бизнес районның социаль-икътисадый үсешенә елдан-ел күбрәк өлеш кертә. Кече эшмәкәрлек халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төрдәге товарлар белән баетуны тәэмин итә. Районда бу өлкәдәге хәлләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Светана Кузнецова җентекләп сөйләде.

- Кече һәм урта бизнеста 1967 кеше мәшгуль, бу күрсәткеч ел башыннан 7 процентка артты (бу санга ялланган эшче-хезмәткәрләр дә керә). Районда 377  эшмәкәрлек  субъекты теркәлгән, шул исәптән – 315 шәхси эшмәкәр, 62 предприятие. Алар, нигездә, сату һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә  эшчәнлек алып бара, - диде Светлана Наил кызы. – Кызганыч, районда җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү тармакларында, гостиница бизнесы, сантехник җиһазлар, аяк киемен ремонтлау, кием тегү, көнкүреш техникасы төзәтү яисә арендага бирү кебек хезмәтләр белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп түгел.

Районда федераль һәм республика программаларыннан файдаланучылар да бар. Әйтик, 2022 нче елда кече бизнесның 11 вәкиле  - 100, 5 миллион, быел 13 кеше 35 миллион сумлык ярдәм алган. Ләкин, Казаннан килгән кунаклар әйтүенчә, бу аз.

Республиканың эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фонды вәкиле Мансур Якупов шәхси эшмәкәрләрнең барлык төр дәүләт ярдәмнәреннән отышлы файдалану юллары, субсидия, микрозаймнар алу мөмкинлеге хакында аңлатып үтте.

– Гомумән алганда, хөкүмәтебез үз эшен башлаучыларга да, аякларында нык басып торучы эшмәкәрләргә дә саллы гына ярдәм күрсәтә, - дип билгеләде ул.

Татарстан республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе президенты Рафик Шәйхетдинов бизнесны үстерүдә иҗтимагый институтларның роле, технологик, азык-төлек һәм идарә инновацияләрен куллану кебек мәсьәләләргә тукталды, район эшмәкәрләре советына активрак эшләргә, утырышларны ешрак үткәрергә, проблемалар турында фикер алышырга һәм әлеге проблемалы мәсьәләләр белән ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

- Рафик Әгъгзамович бик дөрес сөйли. Безгә яңача эшләргә өйрәнергә кирәк, - дип  үз фикерен белдерде район эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, эшкуар Альберт Латыйпов.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев