Чирмешән районы авылларындагы җыеннарда бүләкләрне кызганмыйлар
Кайдадыр юллар кирәк. Урамда йөрүче сукбай этләр белән көрәшү зарур. Пай җирләре өчен түләүне арттырасы иде. Торак пунктларда сыер асраучылар кими. Яшьләр шәһәргә китә. Районыбыз авылларында гыйнвар аенда узучы җыеннарда халык салаларыбыз өчен уртак булган бик күп проблемаларны кузгалттылар.
Фельдшерыбызга торак кирәк
Кармыш җирлегендә узган шундый җыенда авылга читтән йөреп эшләүче ФАП фельдшеры өчен йорт төзү мәсьәләсен кабат яңгыраттылар.
Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмилә Гатина әйтүенчә, моның өчен кирәкле документлар тиешле органнарга тапшырылган – нәтиҗәсен көтәләр. Бер авылдаш читтән кайткан туганына Россия паспорты ала алмый, җитәкчеләрдән ярдәм сорый. Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова әлеге мәсьәләнең контрольгә алынуын әйтте һәм үтенеч уңаеннан булышырга ышандырды.
Бүген Кармыш авыл җирлегенә кергән ике авылда 165 йорт исәпләнә. Кармыштагы 126 йортның 101ендә яшиләр, 25 хуҗалык ябык. Яшәүчедә 39 йортның 34есенең морҗасыннан төтен чыга.
Узган 2024 елда монда ике бала туган, алты кеше гүр иясе булган. Кармыш мәктәбендә 30 бала белем ала, балалар бакчасына алты сабый йөри.
Бүләкле җыен
Яңа Элмәле авыл җирлегенең Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында үткән җыеннардан, бераз арттырсаң, бүләксез китүчеләр булмагандыр.
Биредә эшчәнлек алып баручы “Сөлчә” авыл хуҗалыгы җәмгыяте дә, авыл җирлеге җитәкчелеге дә уңган, тырыш авылдашларга бүләкләрне кызганмады.
Яңа Элмәле авылында - 529, Иске Элмәледә 552 кеше исәптә тора. Былтыр җирлектә җиде бала дөньяга килгән, унбер авылдаш бакыйлыкка күчкән.
Ни кызганыч, һаман да шул демография проблемалары аркасында былтыр Яңа Элмәледә балалар бакчасы ябылган. Мәктәптә дә укучылар саны күп түгел – 26. Ә менә Иске Элмәле балалар бакчасында 15 сабый тәрбияләнә, мәктәптә 55 укучы белем ала.
Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Җамалетдинов сүзләренчә, былтыр җирлектәге шактый урам юллары рәтләнгән. Үзсалым акчаларына Яңа Элмәледә Гагарин урамы белән Хуторская урамнары арасында юлның бер өлешенә һәм православие зиратына керү уңаендагы юлга вак таш түшәгәннәр, Иске Элмәледә Садовая урамыннан Луговая урамына кадәр арадагы юл участогын тигезләгәннәр. Ә республика программасы нигезендә, Иске Элмәледә Чернышевский урамы юлын өлешчә ясаганнар, быел аның калган өлешен төгәлләячәкләр. Быел шулай ук Ленин урамының калган өлешен ясаячаклар. Яңа Элмәледә Стадион урамы такырайган, Киров урамында яшәүчеләр дә 2025 елда яхшы юлдан йөрерләр дигән өмет бар.
Монда башкарылган эшләр байтак инде. 2023 елда “Татнефть” грантына Яңа Элмәледә балалар уен мәйданчыгы урнаштырганнар иде. Шундый ук җиһазларны быел Иске Элмәледә куймакчылар.
Җирлектә февраль аенда узачак “өй туе”на әзерләнәләр. Республика программасы буенча монда төзелгән авыл җирлеге Советының яңа административ бинасы үз ишекләрен ачарга тиеш.
Әлбәттә, проблемалар да бар. Яңа Элмәленең Лашман урамында төлкеләр азган. Урамда йөрүче кәҗәләрне дә туктатасы иде. Иске Элмәленең Ключевая урамы юлы – проблема. Иске Элмәле буасын төзекләндерү теләге дә яңгырады.
Әлеге җирлектә махсус хәрби операция зонасында катнашучылар күп. Җыенда чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Айбатов СВОдагы егетләргә туганнары, якыннары янына исән-сау кайтуларын теләде һәм СВОдагыларга булышучыларга рәхмәтен әйтте.
“Дача йортлары” 100гә якын
Бәркәтә - районыбызда иң зур авылларның берсе. Тик монда да 84 йорт ябылган, 99ы –“дачникларныкы”, ягъни хуҗалары кайтып-китеп кенә йөри. Авылда даими 451 кеше гомер итә, исәптә торган 588 кешенең 137се читтә яши. Былтыр биредә өч бала туган, җиде кеше вафат.
Былтыр авылның Ленин урамыннан Карл Маркс урамы борылышындагы юлларның чокыр-чакырларын ямаганнар. Тукай урамы юлы кырыена вак таш җәйгәннәр. Авылда Ленин, Тукай, Шакирҗанов, Карл Маркс урамнары юлларын, кайдадыр өлешчә, кайдадыр тулысынча төзекләндерәсе бар.
Биредә Бәркәтә мәктәбендә 68 укучы белем ала икән. Чумачкадан – өч, Туймәттән – алты, Керкәледән – ике, Түбән Кәминкәдән – сигез, Кара Чишмәдән – унөч бала йөреп укый. Киләсе елда беренче сыйныфка ике бала килер дип көтәләр.
Бәркәтәдәге халыкның тормышы белән җыенда катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов та танышып китте, гозер-үтенечләрне тыңлады. Ул халыкны бүген киң таралган мошенниклар алдауларыннан сакланырга өндәде.
Җыен Бәркәтәдә дә көн тәртибендәге “Төрлеләр” өлешендә “кызды”. Чүп өчен түләүгә кагылышлы сораулар яңгырады. Навигатор район аша узучы автомобильләрне, нишләптер, әйтик, Чаллыга баручыларны, “Күтәмә борылышы”ннан түгел, Бәркәтә аша әйләндереп уздыра. Чирмешәннән кайтканда Кармалка борылышына әлеге уңайдан юл күрсәткече – юл билгесе куеп булмыймы икән диючеләр булды.
Тагын бер нәрсә, Бәркәтәдә дә сыер асраучылар нык кимегән. Монда сыерлар саны тугыз гына.
Этләрне тыярга кирәк
Түбән Кармалка авыл җирлеге җыенында да халык кузгалткан мәсьәләләр шактый булды. Хуҗалары булып та, урамнарда этләр йөрүе Түбән Кармалкада да, Чумачкада да бар икән. “Хуҗаларына штраф бирергә кирәк!”, - диде кайберәүләр. “Бездә дә кечкенә генә булса да балалар уен мәйданчыгы куясы иде”, - дип теләк белдерде түбәнкармалкалылар. Чумачка авылының Пушкин урамында юл начар. Кышын юлларны чистартуга нефтьчеләрне дә җәлеп итү кирәк, дип тәкъдим итте Чумачкадан килүчеләр. Түбән Кармалка мәдәният йорты салкынча, клубны кайчан ремонтларлар икән? Түбән Кармалкада чиркәү төзелүгә 2025тә юбилей елы була, аны яхшы итеп үткәрәсе иде. Чумачка клубын газ ягып җылытуга көйләп булмыймы? Җыенда сораулар, үтенечләр бихисап. Юллар мәсьәләсе монда да кузгалтылды.
Былтыр әлеге җирлектә биш бала туган, дүртесе – Югары Кармалкада! Җыенда аларның әниләрен сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр.
Кызганыч, 2024 елда Түбән Кармалкада – биш, Югары Кармалкада – ике, Чумачкада бер авылдаш белән мәңгелеккә хушлашканнар.
Һәйкәл янында – 25 төп роза чәчәге
Былтыр Утыз Имән авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсенә 25 төп роза чәчәкләре утыртканнар. Аларны алу өчен акчаны игелекле авылдашлары Ренат Сәлахов биргән.
Авылның киләчәге – балаларда дибез. Шуңа күрә, Утыз Имән гомум белем бирү мәктәбендә 10 укучы гына белем алуы бик аяныч факт. Район башлыгы Рамил Айбатов әйткәнчә, балалар саны җыелмаса, киләчәктә әлеге мәктәпләргә ябылу яный. “Ябуы кыен түгел, ә ул биналарны ничек сакларбыз, бу зур проблема”, – диде ул.
Мәктәп, мәктәп коллективы – авылда бер мәгариф учагы, авылдашларга эш урыны бит әле ул. Халык буш вакытларында шундагы спорт залларына килеп спорт белән шөгыльләнә.
Демография саннарына тукталсак, бүген Яңа Кади авыл җирлегендәге ике авылда 165 хуҗалык бар, аларда барлыгы 353 кеше яши: Утыз Имәндә 155 хуҗалык, 332 кеше; Кызыл Чишмәдә 10 хуҗалык, 21 кеше.
Былтыр җирлектә бер бала туган, сигез кеше үлгән. Менә шундый хәлләр!
Ульяновка белән Утыз Имән авылы арасындагы юлны узу гүр газабы иде. Шөкер, былтыр 4 километрлап озынлыктагы юлның 2 километрын капиталь ремонтладылар, әлеге эш дәвам иттереләчәк. Авыл эчендә зур күперне яңарту да кирәкле эш булды.
Авыл җирлегендә халыктан җыелган үзсалым акчаларына монда да шактый урам юллларын яхшыртканнар.
Җыенда эчә торган суның сыйфаты начар булуын да әйтеп уздылар. Скважиналарны тирәнәйтсәк, бу проблема хәл ителмәсме икән, диде бер якташыбыз. Су дигәннән, район башлыгы Рамил Айбатов авыллардагы суүткәргечләр “Чирмешән районының коммуналь челтәрләре” предприятиесе карамагына биреләчәге хакында әйтте. Моны закон шулай таләп итә икән. Су башнялары исә, аларны карап, тәртиптә тоту авыл җирлекләре башкарма комитетлары җаваплылыгында кала.
Утыз Имән мәчете һәм фельдшер-акушерлык пункты каршыларында машина кую урыннары ясап асфльтлыйсы иде дигән гозер дә яңгырады җыенда. Пай җирләрен эшкәртүче инвесторлар халык белән ешрак аралашсын. Халык барысына да җавап алырга тели.
Иске Кади юлы тузды
Тукай поселогы белән Иске Кади авылы арасындагы олы юлны узу машина йөртүчеләрдән зур осталык сорый. Чокыр-чакырларны ямап кына да бетереп булмый.
Иске Кадидагы җыеннарда еш кузгатыла бу тема. Әлеге проблема хәл ителмичә калмас дип өметләник. Әнә былтыр районда юллар төзелешенә, ремонтына барлыгы 800 миллионлап сум акча тотылды. Иске Кади юлына да киләчәктә акча табылыр шәт.
Искекадилылар җыенда авылдагы амбарларга, ферма биналары хуҗаларына кагылышлы бәхәсле мәсьәләне дә кузгалтты. Якты Таудан Кыязлы очына бара торган Дальний урамы юлына вак таш түшәргә кирәк. Тукай поселогында да яхшы юллар көтәләр. Якты Таудагы сүтелгән иске мәктәп бинасы урынында өмә оештырмыйча булмый...
2024 елда җирлектәге дүрт авылга нибары бер (!) бала туган, 15 (!) кеше бакыйлыкка күчкән. Иске Кади балалар бакчасында – ике бала. Иске Кади мәктәбендә 34 укучы белем ала. Монда Тукай поселогыннан – бер, Якты Таудан – сигез бала йөреп укый, аларны автобус йөртә.
Автобус дигәннән, күптән түгел район үзәгеннән автобус йөртә башлаганнар. Былтыр авылдагы “Хәтер” паркында Чирмешәннән абыйлы-энеле Марат һәм Айрат Могыйзовлар ярдәме белән ГАЗ-51 ретро йөк машинасы урнаштырганнар. Җыен ахырында аларны һәм башка кайбер авылдашларны сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр.
Һәр җыенда район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова чыгыш ясап, якташларыбызны быел узачак сайлауда катнашырга өндәде. 2025 елның 14 сентябрендә Россиядә узачак Бердәм сайлау көнендә татарстанлылар республика Рәисен сайлаячак. Шулай ук бу көнне районда авыл җирлекләре Советлары депутатларын сайлау өчен тавыш бирәчәкбез, моның өчен 141 мандат ачык. Районда 34 сайлау участогы, аларда 207 сайлау комиссияләре әгъзалары эшләячәк. Сайлауда иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр тавыш биреп булачак.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев