Чирмешән район судында яңа рәис билгеләнде
Чирмешән район судын Сергей Индирейкин җитәкли башлады. Элеккеге рәис – Рәиф Сәйфетдиновка, башкарган эшләрен югары бәяләп, рәхмәт сүзләре ирештерделәр.
- Чирмешән районы суды коллективы үз эшен һәрвакыт тыныч һәм җаваплы башкара. Монда элек эшләгән рәис Рәиф Сәйфетдиновның да өлеше зур, аңа башкарган хезмәте өчен рәхмәт , - диде яңа рәисне тәкъдим итү чарасына килгән Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе урынбасары Николай Герасимов.
Рәиф Сәйфетдинов район суды рәисе вазыйфаларын 2013нче елдан бирле башкарган, хәзер ул хезмәтен биредә судья булып дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасында суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Кукушкин һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов та бүгенге чарада Рәиф Әсхәт улына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, яңа рәискә эшендә уңышлар теләделәр. Район җитәкчесе Рәиф Сәйфетдиновка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Сергей Индирейкин 1979 елгы. Югары белемле. Моңа кадәр Ульяновск өлкәсендә, Луганск республикасында судья булып эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев