Чирмешән район Советы утырышында бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре бәяләнде
Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле (уртача 69,44 балл), химия (71,47), тарих (78,5), биология (63,05), инглиз теле (80) һәм җәмгыять белеменнән (56,83) күрсәткечләре республиканыкыннан югарырак.
Болар хакында муниципаль район Советының чираттагы унынчы утырышында (бишенче чакырылыш) район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова сөйләде. Докладчы әйтүенчә, математика, физика, информатика, әдәбият фәннәреннән нәтиҗәләр республиканыкыннан бераз калыша.

Табигый-математик профильле сыйныфлар уңышлы эшләү нәтиҗәсендә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен профильле математика, информатика, физика, химия һәм биологияне сайлаган укучылар күбәйгән, тарих, җәмгыять белеме һәм башка гуманитар фәннәрдән имтихан тапшыручылар кимегән.
Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган 87 баланың 28се (33 проценты) – “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале иясе. Шуларның 18е – I дәрәҗә, 10сы – II дәрәҗә. Имтиханнардан югары баллы нәтиҗәләр дә шактый – 52.

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.
Утырышта районның финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов докладын да тыңладылар. Аның чыгышыннан соң “Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районның 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план бюджеты” турында Советның 2025 елның 10 декабрендә кабул ителгән 15 нче санлы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында, шулай ук карар кабул ителде.

Утырышта Советның райондагы бюджет процессы буенча Нигезләмә турындагы 2013 елның 26 ноябрендәге 192 нче, районның балигъ буламганнар эшләре буенча комиссия составы турындагы 2021 елның 18 августындагы 60 нчы карарларына да үзгәрешләр кертүгә кагылышлы карарлар өчен дә депутатлар тавыш бирделәр.
Эльвина Җаббарова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев