Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район Советы депутатлары хокук саклаучылар алдында яңа бурычлар куйдылар

Хокук саклау органнарына законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү, яшүсмерләр, яшьләр, халык арасында тәрбия эшен көчәйтү бурычы куелды.

Муниципаль район Советының утыз өченче утырышында террорчылык һәм экстремизм эшчәнлеген ачыклау, кисәтү, профилактик чаралар күрү, гражданнарның хокукларын яклау, административ комиссия эшен җанландыру бик мөһим, диелде. Билгеле, бу юнәлештә районда конкрет һәм даими эш алып барылды һәм барыла, төрле чаралар күрелә. Көн тәртибендәге – 2022 елда муниципаль районда законлылык һәм хокук тәртибе буенча хәл турында район прокуроры Фаил Хәйруллин һәм Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билаловның мәгълүматларын тыңлагач, депутатлар карар чыгардылар.

Утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинованың республикада һәм районда 2022 елда кеше һәм гражданлык хокуклары һәм иреге үтәлеше хакында мәгълүматы исәпкә алынды.

Депутатлар Советның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составын раслау турында 2021 елның 18 августында кабул ителгән 60 нчы карарына үзгәрешләр керттеләр һәм  шул хакта карар чыгардылар.

Контроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллин палатаның 2022 елдагы эшчәнлеге турында отчет тотты.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Муса Вилданов муниципаль районны территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү уңаеннан аңлатма биргәч, бу мәсьәлә хакында карар расланды.

Район Советының элек кабул ителгән кайбер муниципаль норматив актларына, шул исәптән районда муниципаль хезмәт турында Нигезләмәне раслау хакындагы 2021 елның 18 ноябрендәге 76 нчы карарына үзгәрешләр кертелү, район Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Рунова әйтүенчә, нигездә Татарстан Республикасы җитәкчесе – Президент атамасының Башлык - Рәис итеп үзгәртелүе һәм муниципаль хезмәткәрнең чит агент статусын алуы белән бәйле.

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта районда муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында Советның 2017 елның 13 декабрендә чыгарылган 132 нче карарына үзгәрешләр Россия Федерациясендә кайбер закон актларында үзгәрешләр булу аркасында кертелә.

Депутатлар район бюджетының чыгымнар өлешен, ел башына калган акчалар исәбенә, 19 миллион 847 мең сумга күбәйттеләр. Әлеге средстволар социаль объектларны капиталь ремонтлау, документлар әзерләү, төзекләндерү эшләре өчен тотылачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев