Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район Советы депутатлары бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен бәяләделәр

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының информатика (уртача 74 балл) һәм җәмгыять белеменнән (64) күрсәткечләре республиканыкыннан да чүт кенә югары. Математика буенча да алга китеш бар.

Болар хакында муниципаль район Советының чираттагы утыз алтынчы утырышында (дүртенче чакырылыш) район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова мәгълүмат җиткерде. Докладчы әйтүенчә, физика, тарих, география, химия, рус теле, әдәбият фәннәреннән “уңыш” республиканыкыннан калыша, биологиядән аеруча түбән.

Мәктәпләр буенча күрсәткечләр төрлечә. “За особые успехи” медале алган 12 укучының бишесе Чирмешән лицееннан. Өч фәннән 285 балл туплаган Эльмира Харисова да шушы уку йортыннан.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе алдынгылар һәм артта калучыларны да атады, эшне артка сөйрәүче факторларны, җитешсезлекләрне санап үтте, башкалар хатасыннан сабак алырга, уку елы дәвамында тырышырга, имтиханнарга җитди әзерләнергә өндәде.

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта “Чирмешән муниципаль районы” Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, районда муниципаль хезмәт турында Советның 2021 елның 18 ноябрендә кабул ителгән 76 нчы, район территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында 2021 елның 30 сентябрендәге 63 нче санлы карарларын үзгәртттеләр.

Депутатлар муниципаль районның иҗтимагый Советы составына кандидатураларны да расладылар, бу хакта карар чыгардылар.

Муниципаль район бюджетына 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан чигерүләр, бюджетка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында мәсьәләләр дә тиз каралды. Районның үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы депутатларның, җирле үзидарәнең сайланып куелучы вазифаи затларның, контроль-хисап органнары рәисләренең, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүгә чыгымнарны норматив формалаштыру турында 2018 елның 24 апрелендә кабул ителгән 149 нчы карар да үзгәрешләр кичерде.

Районның җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен премияләү хакында Нигезләмә бертавыштан расланды.

Утырышта Инна Владимировна Тайдакова, шәхси гаризасы нигезендә, Чирмешән муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазифаларыннан азат ителде, палата рәисе итеп, район башлыгы тәкъдиме буенча, Наталья Николаевна Севастьянова билгеләнде. Ул 1970 нче елда туган, белгечлеге буенча икътисадчы, моңа кадәр социаль иминиятләү фондының төбәк бүлегендә баш белгеч булып эшләде.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев